Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ягез әле, егетләр!

Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.

Беренче эстафета – баскетбол тубын боҗра аша чыгарып, старт сызыгына йөгереп кайтып, тупны чираттагы кешегә бирү. Сигнал яңгырауга зал ярышучыларга көч биреп гөр килде. Икенче сынау – турникта тартылу. Аннары спортчылар урыннан озынлыкка сикерүдә осталыкларын күрсәттеләр. Баскетбол тубын боҗрага кем күбрәк кертә? Бу ярыш җитезлек кенә түгел, төгәллек тә таләп итә. Ә инде егетләр волейбол кырына чыккач, әйтерсең лә, бөтен зал урыннан купты – тамашачыларның һәркайсы үз командасы өчен җан ата, көч бирә. Яшьләр командасына имам-хатыйбыбыз Илнур Фәрхетдиновның килеп кушылуы да командага көч өстәде – студент елларында спорт чыныгуы алган егет этафета ярышларында командага өстенлек алырга булышты.
 Эстафеталар арасында авылда уздырыла торган һәр чараны бизәүче биючеләр төркеме чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Ярышлар кызыклы, рухландыргыч булды. Ахыргы нәтиҗәләр буенча дуслык җиңде. Хикмәт кайсы команданың җиңүендә түгел, барыбыз өчен дә истә калырлык матур бер бәйрәм булды ул.

Гөлфия Әхмәтҗанова, Күзкәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. 
/ Фото Заһидә Нәбиуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев