Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Яратмасаң, машина йөрми ул...»

Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз. 

Расих Рәис улының яшьтән сайлаган һөнәренә әлегәчә тугры булып калуы гына да мактауга лаек. Гомере буе руль артында ул. Бүгенге көндә Сәйдәшев исемендәге предприятиедә шофер булып эшли. Хуҗалыкта шоферлар өчен елның һәр фасылында эш җитәрлек. Расих Бариев та иртә яздан кара көзгә кадәр басу юлында: туфрак кардан ачылгач – ашлама кертүдә, язгы чәчүгә төшкәч – чәчүлек орлык, җәен – печән, сенаж, силос ташуда, урып-җыю чорында комбайннар суктырган ашлыкны түкми-чәчми басулардан хуҗалык амбарларына алып кайту, элеваторга озату дисеңме. 
Туган авылы Мерәскә Расих Рәис улы 1994 елда кайтып төпләнә. Ә аңа кадәрге хезмәт юлы Чаллы белән бәйле. Армиядә хәрби бурычын үтәп кайткан яшь егетнең беренче идарә иткән машинасы ГАЗ-53 була. Аннан соң куәтле ЗИЛ автомобилен иярли, соңрак автобуста эшләргә дә туры килә.
Өр-яңа КамАЗ автомобилен Расих Бариевка 1994 елда ышанып тапшыралар. Аның әлегә кадәр шул машинасыннан аерылганы юк. «Аны яратырга кирәк, яратмасаң, йөрми ул», – ди ярымшаяртып. 
Гаилә бәхете дә читләтеп үтмәгән Расихны, тугры тормыш юлдашы Римма белән ике кыз үстергәннәр, инде ике оныклары үз уңышлары белән сөендереп тора аларны. Сүз уңаеннан: олы кызлары Земфира Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бухгалтер булып эшли. 
Тигез-тату гаиләсе, үз туган җиреңдә кирәкле булып яшәү кешене бәхетле итә. Ярты гасырга якын гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган Расих Бариев та язмышыннан һәм тормышыннан канәгать, шөкер итеп яши. Пенсия яшендә булса да, эштән туктамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев