Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәт сөюче Роза 

Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе. 

Роза ханымның хезмәт стажы дүрт дистә елга якынлашып килә. 1983 елда сәүдә техникумын тәмамлап, поселокта кибетче булып эшли башлаган җиреннән ул сыер саварга күчкән, чөнки яшь гаиләгә торыр йортлы булу өчен икесенең дә совхозда эшләве кирәк дигәннәр. «Кире кибеткә кайтасым килмәде, шушы эшемне яраттым, әлегәчә беркая да киткәнем юк», – ди Роза Николаевна. «Кул белән сыер саву, чиләкләп азык, барда ташу ерак үткәндә калды. Терлекне эчертү-ашату – бар да механикалаштырылган. Эшләгән өчен хезмәт хаклары да начар түгел», – дип эш шартларының хәзер элеккегедән күпкә җиңел булуы турында сөйли. 
Аларның Айгөл Динмөхәммәтова җитәкләгән, биш сыер савучыдан һәм ике терлек караучыдан торган бригадасы үзара ярдәмләшеп, тату коллектив булып эшли. Һәр савымчының үз группасы һәм алар һәркайсы үз малларын кушаматлары, номерлары буенча да, күреп-танып та белә. «Үземнең илле баш сыерымны гына түгел, бригада малларын да таныйм», – ди Роза Николаевна. 
Роза Хәмәдиева предприятиедә ире Рәйхан белән бергә эшли. Рәйхан Рәхимович бүген предприятие директорының терлекчелек буенча урынбасары. Хәмәдиевлар өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар инде тормышта үз урыннарын табып, гаиләле булып яшиләр. 
Гаилә башлыгы Рәйхан Хәмәдиев яшь чагында ук, поселокка урнашып гаиләле һәм йорт-җирле булуга, Башкортстаннан әти-әнисен дә үз яннарына алып килгән, алар өлкәннәр белән бергә тату гомер иткәннәр. Хәзерге вакытта инде кече уллары һәм киленнәре, өч оныклары үзләре янәшәсендә. Шулай итеп, Роза өендә менә дигән уңган хуҗабикә, кайгыртучан тормыш иптәше, балалары һәм оныклары өчен җан атып торучы әни һәм әби дә. Тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп кенә тора. Яраткан хезмәтен дә ташларга җыенмый: «Көчем барында өйдә утырасым килми. Ялга туктагач та нидер җитми кебек, бер аралашып кайту үзе күңелне күтәреп җибәрә бит ул», – ди. 

/ Фото Р. Хәмәдиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев