Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Куркыныч маневр

Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз. 

Узу барышында күп йөртүчеләр каршыга автомобиль килеп чыгудан курка. Бу очракта югалып калмаска кирәк: маневрны тәмамларга вакыт җитә дип уйлыйсыз киән, тизлекне арттырыгыз, киресенчә булганда, кабат үз полосагызга кайтыгыз. Ситуация контрольдән чыкканда фаралар яки кулларыгыз ярдәмендә каршыга килүче машинага сигнал бирегез. 
Рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу 5 мең сумга кадәр штрафка яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев