Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган телдә җырлый чишмә...

Иштирәк авылы мәдәният йортында «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган үзешчән сәнгать смотр концерты үтте. Концерт программасы Иштирәк авыл җирлеге турындагы видеосюжет белән башланып китте. Шуннан соң тамашачылар корабльдә сәяхәт итү мохитенә чумдылар. Иҗат корабы безне җырлар, биюләр һәм кызыклы легендалар станцияләре буйлап алып барды.

Һәр номерны тамашачылар кайнар алкышлар белән сәламләде. Таһир Йосыповның моңлы тавышы, Илдус Закиров-ның кызыклы юморы, Мансур Гарифуллинның гармунда уйнавы, Рая Петрованың керәшен биюе, Индира Һадиева һәм Айзилә Зәйнетдинованың нәфис сүзе һәркемгә ошады. Кашыклар белән уйнау һәм башкорт биюе аеруча сокландырды. Номерлар бер-берсен тулыландырып, тамашачыларга бәйрәм мохите бүләк итте.
Диләрә Хадиева һәм Айзилә Зәйнетдинова алып барган концерт программасы бик эчтәлекле һәм төрле иде, анда җырлар да, биюләр дә, мәзәкләр дә булды.
Кичә ахырында авыл җир-леге башлыгы Гөлнара Гарифуллина сәламләү сүзендә концерт программасында чыгыш ясаучы-ларның барысына да актив катнашканнары һәм үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Концерт җылы һәм күңелле шартларда узды, барысы да – артистлар да, тамашачылар да тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңел биреп ял иттеләр.

Гөлсинә Жиляева, мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X