Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы участоклар газлаштырылыр?

2020 елда район территориясендә торак йортларны газлаштыру дәрәҗәсе 32,5 процентны тәшкил итте. Йортларга газ кертүгә региональ бюджеттан 133,981 млн сум акча җәлеп ителде. 2021 елга 35,790 млн сум акча бүленер дип көтелә. 2022 елга газлаштыру максатына 43,273 млн сум, 2023 елга 154,512 млн сум акча җәлеп итү көтелә, дип хәбәр итә район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгалиев. 

Быел Суровкада төзелеш-монтаж эшләре тулысынча башкарылды. Хәзер газ җибәрү өчен техник документацияне тапшыруга әзерләү бара. Новотроицкое авылында газүткәргеч төзелде. Быел аны тапшыру һәм газ җибәрү планлаштырыла. Подсолнухи поселогында барлык массив өчен урам газүткәргечләре проекты әзер. Шулай ук Әҗмәкәйдә 689 участокка газ кертү проекты ясалды. Бикләндә районның күп балалы гаиләләренә бирелгән 981 участокка проект шулай ук әзерләнгән. Быел эш башланыр дип көтелә. Кече Шилнә җирлегенең Филатовка микрорайонында 2020 елда газ челтәрләре 10,8 млн сумга төзелде. 2021 елга 361 торак йортка техник таләпләр алынды. 
Яңа төзелгән поселоклардан тыш, авылларда урам башына өстәп төзелгән яңа йортларга газ кертәсе бар. Урамга газүткәргеч салынганда ул йортлар булмаган. Андый участоклар Күзкәй, Иске Җирекле, Иске Дөреш, Мәләкәс, Шилнәбаш, Новотроицкое, Аулаш, Күгәш, Кырныш авылларында бар. 
Гомумән алганда, 2019 елда барысы 739 торак йортта, 2020 елда 904 торак йортта зәңгәр ягулык яна башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев