25 февраль 2015 яңалыклары
-
Волейбол уеннарында Тукай районының спортчы кызлары көч сынашты
Минзәлә шәһәрендә, ТРның X мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында, 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол уеннары үтте. Чарада күрше яклардан килгән 6 команда көч сынашты. Турнирда Минзәлә шәһәре волейболчы кызларына тиңнәр булмады, алар җиңү яулады. Икенче урынга исә Теләнче Тамак авылының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар (тренерлары Рамил Закиров) чыкты. Өченче...
-
Ирекле көрәш буенча Тукай районы спортчылары уңышлы чыгыш ясады
Мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 1998-1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Районыбыз данын яклап чыккан Камилла Елисеева (Круглое Поле) үз авырлыгы буенча II урынны яулады. Эмиль Шәкүров (Круглое Поле) белән Илья Николаев (Бәтке) III урынга лаек дип табылдылар. Бикләннән Айнур Сөләйманов IV урынга...
-
Мошенникларга акчаның бер өлешен күчергәч, Тукай районындагы кибет сатучылары туктаткан
Узган яллар алдыннан районның бер авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга өй телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата һәм аның улының үзенә бурычлы булуын әйтә. Акчаны күчермәсә, проблемалар килеп чыгачак дип кисәтә. Улы өчен курыккан хатын-кыз кулында булган бар акчасын алып һәм бурычка кереп авыл кибетендәге терминалга йөгерә. Мошенниклар әйткән счетка акчаның...
-
ТР мәгариф министры Тукай районы педагогларына җитди таләпләр куя.
Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясеннән соң матбугат чараларында таралган хәбәр - балалар саны сиксәннән ким булган мәктәпләрдә кыскартулар булу ихтималы күңелләргә шом салды. Мәктәбе бетсә - авылы бетә, бу һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә әлеге хәлне ачыклау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары...
-
Камил Ибраһимов - "Авылым оныклары" конкурсындагы чираттагы катнашучы
"Авылым оныклары" конкурсына хатлар килү дәвам итә. Чираттагысы - Биклән авылыннан. "Зур сөенечем белән уртаклашасым килә. Минем оныгым Камил Ибрагимов Яр Чаллы шәһәренең 11 нче мәктәбендә 1 сыйныфта укый. Узган атнада аларга 1 атналык каникул булды. Аны әтисе Радик белән әнисе Ильзирә үзләре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәткә алып бардылар....
-
Тукай районының икътисад кризисына каршы тору комиссиясе:әлегә кыскартулар юк, бюджетка керемнәр кими
«Безнең предприятиеләрдә бүгенге хәл тотрыклы, хезмәт хакын арттырмасак та, хәзергә вакытында түләп бара алабыз, әлегә кыскартулар юк», - дип белдерделәр узган атнада район территориясендә 2015 елга социаль тотрыклылык һәм икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча комиссия утырышына килгән оешма вәкилләре. Әйтергә кирәк, утырышка ул көнне чакырылган предприятиеләр тотрыклы эшләүчеләр, аякларында...
-
Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган концерт үтте
20 февраль көнне, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узды. «Син татарның моңлы сандугачы» астында үткән әлеге концертта Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары чыгыш ясап, тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Концертта шулай ук композитор Вәсим...
-
Тукай районының «Ирек» хуҗалыгында чәчүгә орлык әзерлиләр
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Игенчеләр язгы кыр эшләрендә, чәчүдә катнашачак бар төр техниканы барлый. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы турында да онытмыйча, көндәлек эшләрне башкарып баралар. - Әлеге көндә тагылмалы техниканы төзәтеп бетердек инде, тракторларның ремонты белән мәшгульбез. Моннан кала, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, орлык чистарту, аны...
-
Тукай районында «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең сайлап алу туры үтә
Районыбызда «Балкыш» балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары уза. Кнәз һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә алар инде үткән. Шушы көннәрдә сайлап алу турлары Иске Абдул һәм Күзкәй авыл җирлекләрендә үтәчәк дип көтелә. Ә финал өлеше исә, гадәттәгечә, март ахырларында узачак, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр...