Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол уеннарында Тукай районының спортчы кызлары көч сынашты

Минзәлә шәһәрендә, ТРның X мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында, 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол уеннары үтте. Чарада күрше яклардан килгән 6 команда көч сынашты. Турнирда Минзәлә шәһәре волейболчы кызларына тиңнәр булмады, алар җиңү яулады. Икенче урынга исә Теләнче Тамак авылының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар (тренерлары Рамил Закиров) чыкты. Өченче...

Минзәлә шәһәрендә, ТРның X мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында, 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол уеннары үтте. Чарада күрше яклардан килгән 6 команда көч сынашты. Турнирда Минзәлә шәһәре волейболчы кызларына тиңнәр булмады, алар җиңү яулады. Икенче урынга исә Теләнче Тамак авылының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар (тренерлары Рамил Закиров) чыкты. Өченче урында Яңа Чишмә районыннан килгән спортчы кызлар калды. Сүз уңаеннан, кызлар арасында иң яхшы уенчы исемен районыбыздан Розалина Закирова алды. Районыбыз волейболчы кызларын Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, ТРның Волейбол федерациясе директоры Мансур Кәримов, Минзәлә районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Михаил Иванов котлады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол

2
X