22 июль 2020 яңалыклары
-
Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайту
Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш.
-
Җәйнең татлы бәйрәме
Князево авыл җирлегендә җәйнең иң «баллы» бәйрәме – халыкларның дуслыгын, татулыгын чагылдырган бөтендәнья торт көне билгеләп үтелде. Торт – һәр табынның иң тәмле ризыгы.
-
Ут кабуга... эш коралы сәбәпче
19 июль көнне иртәнге сәгать 4 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Калмаш авылы янында урнашкан «Зеленые горки» бакчачылык ширкәтеннән шалтырату килә. Анда яшәүче башта бик каты шартлау булуын, аннары күршедәге йортка ут кабуын хәбәр итә.
-
Тукай районы хуҗалыкларында сөт саву буенча оператив мәгълүмат
Тукай районы хуҗалыкларында сөт саву буенча оператив мәгълүмат (21 июльгә)
-
«Сәләт»тән – диплом белән
«Гөсләкәй» балалар фольклор вокаль-инструменталь ансамбле «Сәләт» халыкара форумыннан лауреат дипломы белән кайтты.
-
Икенче катка кердек
Район аграрийлары күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабуга кереште.
-
Безнекеләрне бел!
Ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер маршы» бөтенроссия гражданлык-патриотик проектында актив катнашканы өчен Тамара Тузеева җитәкчелегендәге Князево авылы мәдәният йортына РФ педагоглары берлеге сертификаты тапшырылды.
-
Бозлы яңгыр әрәм итте
Район хуҗалыклары урып-җыюга әзер. Узган атнада комбайнчылар да, урып-җыю техникасы да сынау тотты. Эшлекле атмосферада, күтәренке рухта үткән әлеге чара уракны тиешенчә башкарып чыгуга өмет уята.
-
Иң алдынгы сыер савучылар
Машина белән сыер саву операторларының һәм көтү яңарту технологлары районкүләм бәйгедә көч сынады. Һәр елны уздырыла торган бу чара «Биклән» җитештерү кооперативында оештырылды. Район үзешчәннәре җыр-моңнары, күңелле биюләре белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Шулай итеп әлеге чара авыл хезмәтчәннәре өчен бәйге генә булып калмады, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.
-
Баш табибка – рәхмәт хаты
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Габбас улы Сабирҗанов ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Уракка төштеләр
«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып уракка төште.