Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәләт»тән – диплом белән 

«Гөсләкәй» балалар фольклор вокаль-инструменталь ансамбле «Сәләт» халыкара форумыннан лауреат дипломы белән кайтты. 

«Гөсләкәй» – халыкара, бөтенроссия, Татарстан Республикасы конкурсларында лауреат булган балалар сәнгать коллективы. Әлеге халык җыр һәм уен кораллары ансамбле «Без бергә» дигән республика бәйгесендә гран-прига ия булды. 
Быел ансамбль «Сәләт» форумының палаткалы җәйге лагерена чакыру алган иде. Җитәкчеләре Вера Сәлимова, Юлия Галишина, Лилия Мөхәм-мәтҗанова әзерләгән балалар «Сәләт»тә катнашучылар алдында чыгыш-
лар ясаганнар, мастер-классларда осталыкларын күрсәткәннәр. Ансамбль форумда узган сәнгать бәйгесенең «Музыка» номинациясендә лауреат булып, диплом белән кайтты. 
Биләрдәге «Сәләт» халыкара яшьләр форумы 1997 елдан эшли. Биредәге җәйге палаткалы лагерьда бөтен республикадан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән җыелган сәләтле яшьләр һәм балалар ял итә, белем туплый. Кичә лагерьга Тукай районы балаларының тагын бер төркеме китте. Чираттагы смена «Медиа» дип атала, ул бер атна дәвам итә. Әлеге сменада Яңа поселогыннан, Князево, Мәләкәс һәм Теләнче Тамактан тугыз бала ял итә. Аларны кызыклы шәхесләр, журналистлар һәм блогерлар белән очрашулар, остаханәләрдә аралашулар көтә. 
Быелгы җәйдә «Сәләт»-тә әле тагын «IT» һәм «Лидер» сменалары оештырыла, аларга утызар бала туплау мөмкинлеге карала. «Тукай районы укучылары Биләрдәге форумда ел да теләп катнашалар, – ди район мәгариф идарәсе методисты Азилә Афанасьева. – Берничә ел рәттән баручылар бар. Алар ял итеп кенә түгел, бәйгеләрдә катнашып һәм җиңүләр яулап, районыбызны танытып кайталар». 

/ Фото Азилә Афанасьевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев