Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут кабуга... эш коралы сәбәпче 

19 июль көнне иртәнге сәгать 4 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Калмаш авылы янында урнашкан «Зеленые горки» бакчачылык ширкәтеннән шалтырату килә. Анда яшәүче башта бик каты шартлау булуын, аннары күршедәге йортка ут кабуын хәбәр итә. 

Урынга килгән күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре өйне яшен сукканлыгын билгели. Зур булмаган әлеге дача йорты кыска вакыт эчендә тулысынча янып бетә. Бәхеткә, атна буе бакчада яшәгән хуҗалар янгын чыгасы кичне шәһәргә кайтып киткән булалар. 20 июльдә исә янгын чыгу очрагы Суровка авылында теркәлә. Бу турыдагы хәбәр шулай ук төнлә сәгать 1 тулгач килә. Анда хуҗалык блогының януы турында әйтәләр. Хуҗа монда да яшен сукмадымы икән дип шикләнә. Ул участокта көне буе эшләгәннән соң, кичке сәгать 9ларда гына Чаллыга кайтып киткән була. Ләкин тикшерүчеләр янгын чыгуның сәбәбен бөтенләй башкада күрә. Хуҗа кеше эш коралларын әлеге дә баягы хуҗалык блогында калдырып китә. Шлифовка машинасын (болгарка) такта киштәгә куя. Тикшерүчеләр аның дискы кызып торып, тактага шуннан ут кабуын билгели.

Илнар МИФТАХОВ, күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев