Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бозлы яңгыр әрәм итте

Район хуҗалыклары урып-җыюга әзер. Узган атнада комбайнчылар да, урып-җыю техникасы да сынау тотты. Эшлекле атмосферада, күтәренке рухта үткән әлеге чара уракны тиешенчә башкарып чыгуга өмет уята. 

Ләкин без дигәнчә генә түгел шул, табигатьнең үз хикмәтләре. 16 июль көнне Теләнче Тамак, Останково, Торнаташ, Иске Абдул, Хуҗи, Казаклар авыллары өстеннән бозлы яңгыр явып үтте. Район хуҗалыкларының 5 мең гектардан артык язгы һәм көзге культураларына зыян килде. 
Бозлы яңгыр китергән иң зур зыян «Кама агрофирмасы»на туры килә: биредә, хуҗалык җитәкчеләреннән алынган мәгълүматлар буенча, 4389 гектар чәчүлек мәйдан яраксызга чыкты. 
«Минем хезмәт юлымда мондый хәл моңа кадәр бер генә мәртәбә булды. Ул елны җил-давыл мең гектардан артык бодайны егып яраксызга әйләндергән иде, – ди «Кама агрофирмасы»ның әйдәп баручы агрономы Минталип Галиев. – Бу юлы 2 мең гектар көзге бодай юкка чыга дигән сүз, чөнки егылган игеннәр кире күтәрелми, алардан уңыш алуга өмет юк».
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбет-динов белдергәнчә, зыян күргән хуҗалыклар тагын бар. Сәйдәшев исемендәге предприя-тиедә 150 гектар рапс, 200 гектардан артык берьеллык үлән әрәм булды. «Кама-Бекон»ның, «Ирек» җитештерү коопе-ративының чәчүлек мәй-даннарына да шактый зыян килде», – диде ул. 
Район җитәкчелеге тарафыннан табигать китергән зыянны ачыклау һәм билгеләү максатында ашыгыч чаралар күрелә. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов рәислегендәге гадәттән тыш хәлләр комиссиясе кичекмәстән урыннарга чыгып, басуларны карады, бозлы яңгыр китергән зыянны барлады, документлаштырды. «Ул документлар ТР Премьер-министры Алексей Песошинга юлланды. Хөкүмәт башлыгы әлеге хуҗалыкларга ярдәм итү мөмкинлеген табармы – әлегә анык кына әйтеп булмый», – дип аңлатма бирде Рәшит Хәбетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев