Иң алдынгы сыер савучылар
Машина белән сыер саву операторларының һәм көтү яңарту технологлары районкүләм бәйгедә көч сынады. Һәр елны уздырыла торган бу чара «Биклән» җитештерү кооперативында оештырылды. Район үзешчәннәре җыр-моңнары, күңелле биюләре белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Шулай итеп әлеге чара авыл хезмәтчәннәре өчен бәйге генә булып калмады, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.
Ап-ак халатларын кигән терлекче ханымнар һәм туташлар бүген иң түрдә.
Бәйгене район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов ачты. Җитәкчеләр район күләмендә ирешкән уңышларга тукталдылар, ризык муллыгына зур өлеш керткән хезмәтчәннәргә олы рәхмәтен белдерделәр.
– Бүген район буенча тәүлегенә уртача 91,5 тонна сөт савыла. Мисал өчен, «Миңнехуҗина М.Н.» КФХсында бер сыердан 29 литр, «Ирек» җитештерү кооперативында 38 литр сөт алалар. Җитештерүчеләр алдында савым күләмен тәүлеккә 100 тоннага җиткерү бурычы тора. Моңа сезнең уяу, фидакарь хезмәттән башка ирешеп булмый, – диделәр алар.
Бәйгедә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары теорияне дә яхшы белергә һәм үзләрен практикада да сынап карарга тиеш иде. Әйтик, сөт саву аппаратын вакытка сүтеп-җыю өчен аның төзелешен дә белү шарт. Җиңү яулар өчен бер көн генә тырышу җитми. Теоретик һәм практик биремнәргә өстәп, ел буена савылган сөт күләме, ел буена алынган бозаулар саны исәпкә алына.
Быел мәртәбәле жюри составында узган елгы бәйгенең җиңүчесе – «Районның иң алдынгы сыер савучы»сы «Гигант»тан Әлфирә Солтанова да бар иде. Шушы бәйгене узган кеше буларак, «Кызлар! Бер дә каушамагыз, бу бит безнең көндәлек эш», – дип, катнашучыларга көч биреп торды ул.
Жюри әгъзаларына урыннар билгеләү җиңел булмады, чөнки бирегә һәр хуҗалыктан иң алдынгы хезмәткәрләр килгән иде. Ләкин бәйге булгач, җиңүчеләрсез булмый. Сыер савучылар арасыннан беренче урынга «Гигант» хуҗалыгыннан Елена Гәрәева чыкты. «Кызларым тагын алдынгы булдылар, мин аларга һәрчак таяна алам», – дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты хуҗалыкның җитәкчесе Риф Имамов. Елена Гәрәева исә ел дәвамында бер сыердан уртача 6171 килограмм сөт сауган. «1 августта сыер савучы булып эшләвемә 30 ел тула. Бу җиңүем миңа зур бүләк. Бәйгене түземсезлек белән көттем. Көч сынашу гына түгел, бәйрәм бит бу безнең өчен. Зурлауларга күңел сөенә. Хуҗалыгыбызда да эшне бәяли беләләр. Стимул булгач, тырышып эшлибез, – дип хис-тойгыларын бүлеште Елена Гәрәева.
Икенче урынга «Биклән» җитештерү кооперативыннан Зөлфия Ачилова чыкты, өченчедә – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Фирүзә Гатиуллина.
Ясалма орлыкландыру технологлары арасында исә «Парадиз» ҖЧҖдән Ләйлә Нургалиева беренче урынны, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Ләйлә Садыйкова – икенче, «Гигант»тан Гөлнара Вәлиуллина өченче урынны алдылар. Аларга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Җиңүчеләргә генә түгел, бүләкләр һәр катнашучыга бирелде, бу һөнәр ияләренең һәрберсе алтынга тиң.
Авыл хуҗалыгы хезмәт-чәннәре өчен мул табын әзерләнгән иде. Алар учакта пешкән шашлык, пылау, люля-кебаб кебек ризыклар белән сыйланды, мул табын артында рәхәтләнеп аралашты, концерт карады, күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев