22 апрель 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Гөлзада Рзаевага рәхмәтен җиткерде
Район чараларының күп өлеше Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният йортында уза. Тукайлылар өчен бу күнегелгән, килергә гадәтләнгән мәдәният учагы. Иң мөһиме: биредә безне һәрчак якты йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев «Энергетик» мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, бик күп...
-
Армиягә чакырылучылар өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлады
Узган атнаның җомгасында Иске Абдул мәдәният йортына район авылларыннан өлкән сыйныфлар һәм армиягә бару яшендәге, шул исәптән язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак егетләр җыелды. Биредә алар ул көнне район башлыгы, район хәрби комиссары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, бүген уллары армия сафларында булган әти-әниләр белән очрашты.
-
Бөек шагыйребезгә багышланган шигърият бәйрәме район халкын җыйды
19 апрельдә Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында бөек татар шагыйре, илебез һәм дөнья әдәбиятына гаять зур өлеш керткән Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Зур әдипкә багышланган шигърият бәйрәменә авыл халкы, район мәктәпләре укучылары, гомумән, шагыйрьне хөрмәт иткән кешеләр җыелган иде.
-
Үзешчән сәнгатьтә – халкыбыз рухы
Гомерләр уза икән ул. Әле кайчан гына «КамАЗ» мәдәният сараенда узган «Чишмә башы» фестиваленнән репортаж язган идем. Анда «Әллүки» фольклор ансамбле чыгышына мөкиббән китүем истә. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы, «Энергетик» мәдәният сарае тамашачылары да аларның чыгышын алкышларга күмде. Шулай булмый хәле юк, «Кичке уен» безнең өлкән буынның яшьлеге бит...
-
Бакчага йөрмәүче балалар кискен эчәк инфекциясе белән авырый
Узган атнада районда вируслы инфекцияләр белән авыруның 116 очрагы теркәлде, аларның 62се - балаларда. Каты эчәк инфекциясе белән Комсомолец мәктәбеннән 1 бала, Яр Чаллыга бакчага йөрүче 1 бала һәм Яңа поселогыннан, Комсомолецтан, Сосновый Бордан, Олы Шилнәдән бакчага йөрмәүче 1әр бала авырды. Югары Суыксу, Круглое Поле, Бәтке һәм Теләнче Тамак авылларында...
-
Тагын өч гаилә ана капиталына сертификат алды
20 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллының - 82, Тукай районының 3 гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Шулай итеп, бүгенге көнгә райондагы 2148 гаилә сертификатлы булды, аларның 1893е акчадан файдаланды. Искә төшерәбез, ана капиталы суммасы быел үзгәрмәде: ул 453026 сум тәшкил итә.
-
Өлкәннәргә бер җылы сүз җитә. Бәйрәм алдыннан бу аерата мөһим
Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. 9 май - һәрберебез өчен иң изге көннәрнең берсе. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен сугыш тәмамланган көн аеруча кадерле. Без аларны һәрдаим хөрмәттә яшәтергә бурычлы, ләкин бәйрәм көнендә өлкәннәребез игътибарны аерата көтә. Шуңа күрә безнең беркемне дә онытырга...
-
«Гиндукуш» музее премиягә лаек булды
Ел башында авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесенә конкурс игълан ителгән иде. Анда Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музее да катнашты. Учреждение «Татарстанның авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы музее» номинациясендә җиңүче булды һәм 100000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Тукай муниципаль районы Советының VI утырышының көн тәртибе
1. Тукай муниципаль районының 2015 елга бюджет үтәлеше турында хисабы. 2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында»гы карарына (№3/2, 14.12.2015) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 3. «Тукай муниципаль районы»ның контроль-хисап палатасы муниципаль дәүләт учреждениесенең 2015 елга эшчәнлеге турында хисабы. 4. Тукай муниципаль районында...
-
Мәләкәстә агач утыртачаклар һәм зиратларны чистартачаклар
Санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында Мәләкәс авыл җирлегендә иртәгә, 23 апрельдә, агачлар утырту планлаштырыла. 400 төпкә якын груша һәм имән үсентесен биш авылга - Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинино һәм Куаклы урамнарына бүлү ниятләнә. Акцияне авыл яшьләре оештыра. Шулай ук экологик тәрбия бирү максатыннан, активистлар чарага Мәләкәс балалар...
-
Районның форпост отрядлары үз көчләрен сынап карады
2015-2016 уку елларында районыбызда 25 җәмәгать тәртибен бозуга каршы профилактик һәм форпост отрядлары эшләп килә. Барысы бергә анда 201 бала йөри. Әлеге отрядлар арасында ел саен республикада махсус конкурс үткәрелә. Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында безнең районнан 14 мәктәп үз көчләрен сынап карарга ният белдерде.