Үзешчән сәнгатьтә – халкыбыз рухы
Гомерләр уза икән ул. Әле кайчан гына «КамАЗ» мәдәният сараенда узган «Чишмә башы» фестиваленнән репортаж язган идем. Анда «Әллүки» фольклор ансамбле чыгышына мөкиббән китүем истә. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы, «Энергетик» мәдәният сарае тамашачылары да аларның чыгышын алкышларга күмде. Шулай булмый хәле юк, «Кичке уен» безнең өлкән буынның яшьлеге бит...
Элек, җәйге матур кичләрдә, кояш батып ай калыккач, картлар йокларга яткач, су буйлары, урам башындагы чирәмлек яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Бу кичке уеннарда яшьләр бер-берсе белән танышканнар, вәгъдәләр бирешкәннәр. Ә теләк-фикерләрен җырлары-такмаклары, уеннар аша белдергәннәр... Фольклор ансамбль менә шушы күренешләрне искиткеч осталык белән ачкан иде. Бу үзешчән коллективның иҗатында чишмә башы гына булган икән. Аннары туктаусыз эзләнүләр, иҗади казгыну нәтиҗәсендә туган «Әбием сандыгы», «Каз өмәсе», «Сабан туе», «Кич утыру», «Аулак өй», «Кыз ярәшү», «Нәүрүз килә», «Уйнагыз гармуннар», «Салкын чишмә буенда», Бөек Җиңү көненә багышланган «Көтегез, кайтырбыз», Тукайның «Печән базары» һәм башка бик күп фольклор әсәрләр халыкка кайтарылды. Кайсын гына алсаң да, аларда халыкның җорлыгы, җыр-моңнары, тыйнак батырлыгы, эшкә булганлыгы искиткеч осталык белән чагылдырыла. Ә ансамбльнең барлыкка килүен аны оештыручы һәм егерме елдан артык җитәкчелек иткән Бөтенсоюз фестивале лауреты Флүрә Нуриева болай дип сөйли:
- Авылыбыз Минзәлә районыннан Тукай районына күчерелгәндә мин авыл советы рәисе булып эшли идем. Бераз шөбһәләнебрәк калдым: район үзәге шәһәрдә, анда илнең төрле якларыннан килгән төрле милләт кешеләре яши, төрле йола-культуралар... Бай тарихлы авылыбызның гасырлар түреннән килгән үзешчән сәнгатебезне югалтмабызмы, пыскып сүнмәбезме? Югыйсә, үзешчән сәнгать ярыйсы гына бездә, зыялы мәдәнияты булган борынгы авыл бит. Габдулла Тукайның тууына 100 ел туласы яз иде, районда фестиваль уздырыласы диделәр. Сәхнә дигәндә җан атып торган баянчы җырчыбыз, укытучы Рафис Хәсәнов, калган күп санлы сәхнә сөючеләр белән киңәшләштек тә сер бирмәскә, сынатмаска булдык. Моның өчен ниндидер яңалык, иҗади ачыш кирәк иде. Культура өлкәсендә эшләп килгән кеше идем, фольклор коллективы оештырсак, отышлы булыр дигән фикергә килдек. Ул чагында үзешчән сәгатьнең бу жанры онытылып бара иде. Безнең бабаларыбыз гамәлләре чагылышын, гореф-йолаларыбызны, халкыбызның язмышын яшәү дәрте тулы җырларга, тыйнак, әмма көчле рухлы дәртле биюләргә салып калдырганнар. Димәк, халык җырлары, риваятьләре - безнең тарихыбыз, милли мәдәниятебезнең рухи хәзинәсе. Нигә әле аларны онытырга, сәхнәгә чыгармаска? Шулай уйлаштык. Олы сәхнәгә беренче чыгарган иҗат җимешебез «Кич утыру» булды. Аны кайда гына куйсак та ифрат җылы кабул иттеләр һәм бу безгә, әйтерсең лә, очар канатлар куйды. Ә ансамбльгә бөек Тукайның юбилее хөрмәтенә «Әллүки» дип исем бирдек. Бүген, 30 ел узгач, аның беренче карлыгачларының исемнәрен рәхмәт хисләре белән искә аласым килә. Менә алар: укытучылар Зилә Нәҗипова, Зөһрә Маннапова, Рафис Хәсәнов, Һидая Кәримова, мәдәният хезмәткәрләре Наилә Шәйхетдинова, Тәнзилә Шәйхнурова, Гөлнәзирә Шәйдуллина, Гүзәлия Саматова, сәүдә хезмәткәрләре Рәйхана Нуруллина, Рәхимә Минаева, шулай ук колхозчылар Рәхилә Әгъләмова, Искәндәр Вәлиуллин. Ансамбльгә гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар иде һәм бу башкаларга матур өлге булды. Алар: Яңа Байлардан Габделхаковлар, Асылмәрдәновлар, Иске Байлардан Авзаловлар, Күзкәйдән Шәмсетдиновлар, Шәйдуллиннар. Эш көненнән соң клубка репетицияләргә ашыккан, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, милләтебезгә риясыз хезмәт иткән бу сәхнәдәшләребезгә мин бүген дә рәхмәтле. «Халык фольклор ансамбле» исеме аларның иҗат хезмәте белән яуланды.
«Әллүки» халык фольклор ансамбленә 30 ел. Ул узган юл - Күзкәй авылы гына түгел, быел бөек шагыйрь исеме бирелүгә 40 ел тулган районыбыз тарихының да матур сәхифәсе. Ансамбль 1986 елда Г. Тукайның 100 еллыгына багышланган телевизион бәйге лауреаты. Ә 1987 елда - Идел буе һәм Урал фольклор коллективларының икенче Бөтенсоюз фестивале лауреаты. Ә 1991 елда «Әллүки» Казан тамашачылары алдында имтихан тотты. Заллардагы тынмас алкышлар ул чагында үзешчән сәнгать осталарын күкләргә чөйде, күпме дәрт өстәде.
Ел артыннан еллар узды. Ә менә үзешчәннәрнең дәрте сүнми дә сүрелми дә. Дөрес, буыннар алмашынды, яңа кешеләр килеп кушылды, ә иҗат дәрте яши. Буыннар чылбырының өзмичә саклануы сокландыра.
Бүген «Әллүки» халык фольклор ансамблен сәхнә ветераны Бөтенсоюз фестивале лауреаты Рафис Хәсәнов җитәкли. Ансамбльгә яңа үзешчәннәр килеп кушылды. Коллектив әледән-әле район, төбәкара, республика бәйгеләрендә катнашып, лауреат дипломнары белән бүләкләнә. Ә бит һәр чыгышка яңа табышлар, туктаусыз эзләнү кирәк. Шул чагында гына сюжет чын халыкчан була - бу исә аңнар таләбе.
Авылыбызның бер генә бәйрәме дә әлеге халык ансамбле чыгышыннан башка узмый. «Әйдә, халыкка хезмәткә...» дигән Тукаебыз. «Әллүки» халык фольклор ансамбле 30 ел буе әнә шулай армый-талмый рухи дөньябызны баетуга хезмәт итә. Киләчәктә дә иҗат дөньясында уңышлар юлдаш булсын. Ансамбльгә исә озын иҗат гомере телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев