21 октябрь 2016 яңалыклары
-
Өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды. Ярышларда 90 ветеран, шул исәптән 17 команда үз көчләрен сынады. Спартакиаданы район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр. Өлкәннәр шашка, өстәл теннисы, дартс уйнады, винтовкадан атты,...
-
Инвалидлар «кайнар линия»гә шалтырата алалар
Татарстан Республикасында инвалидларның хокукларын яклау, аларны реабилитация өчен техник чаралар белән тәэмин итү буенча 25 октябрь көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» телефоны эшләячәк. Сорауларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Социаль иминият фондының региональ бүлеге һәм Татарстан Республикасында медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре җавап бирәчәк, бәхәсле ситуацияләрне чишәргә ярдәм...
-
«Казан егетләре» нигә әбиләрне ярата?
- «Якты юл» газетасының чибәр кызлары монда эшлиләр, дип әйттеләр. Исәнмесез, кызлар! - дия-дия, көлеп, шаулап-гөрләп килеп керделәр редакциябезгә «Казан егетләре» төркеменең солистлары Илнат белән Айдар. Без дә каушап калмадык, егетләрне түргә чакырдык. Ничектер үзебезчә, гади генә итеп: «Хәлләрегез ничек? Эшләп буламы?», - дигән сүзләре бераз гаҗәпләндерсә дә, аннары күнектем...
-
«ТАТМЕДИА» басмаларына язылып, бүләк отыгыз!
Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшүен дәвам итә. Түбән Суыксу авылында яшәүче Эльмира Мортазина, район буенча иң зур суммага газета-журналга (2349 сумлык) язылган абунәче буларак, «ТАТМЕДИА»ның махсус бүләгенә ия булды.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык үз хезмәтчәннәренә район газетасын бушлай яздыра
Билгеле булганча, 2017 елга көндәлек матбугатка язылу бара. 13-23 октябрь көннәрендә, матбугатка язылу декадасы уңаеннан, «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу 600 сум урынына 525 сум 72 тиенне тәшкил итә. Кызганычка каршы, соңгы елларда газета-журналларга язылу сизелерлек кимеде. Язылу бәяләренең күп тапкырларга артуы да тәэсир итте, шулай ук мәгълүмат чараларының...
-
Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Тукай районының Яшьләр парламенты белән берлектә, «Яшьләр күзлегеннән чыгып, авыл тормышы» дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. 24 октябрьгә кадәр яшьләр бүлегенең «Вконтакте» социаль челтәрдәге төркеменә (http://vk.kom/otdel-molodezhy-tuk) районыбызның иң матур җирләрен, аның кешеләрен, табигатен, гомумән, үзегез матур дип санаган башка фотоларны җибәрергә кирәк....
-
Гриппка каршы прививка: кемгә бушлай, кемгә түләүле?
Районның медицина хезмәткәрләре август аеның икенче яртысыннан тукайлыларга гриппка каршы вакцинация ясый башлаганнар иде. Районга барысы 13460 кешегә җитәрлек вакцина кайтырга тиеш, ягъни шушы сандагы райондашлар бушлай прививка ясата ала дигән сүз. Бүгенгә вакцинаның 10290ы кайткан һәм бушлай прививка ясатырга тиешле халыкның 76 процентына вакцина кертелгән. Медицина хезмәткәрләре алдына райондагы...