Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Тукай районының Яшьләр парламенты белән берлектә, «Яшьләр күзлегеннән чыгып, авыл тормышы» дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. 24 октябрьгә кадәр яшьләр бүлегенең «Вконтакте» социаль челтәрдәге төркеменә (http://vk.kom/otdel-molodezhy-tuk) районыбызның иң матур җирләрен, аның кешеләрен, табигатен, гомумән, үзегез матур дип санаган башка фотоларны җибәрергә кирәк....

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Тукай районының Яшьләр парламенты белән берлектә, «Яшьләр күзлегеннән чыгып, авыл тормышы» дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. 24 октябрьгә кадәр яшьләр бүлегенең «Вконтакте» социаль челтәрдәге төркеменә (http://vk.kom/otdel-molodezhy-tuk) районыбызның иң матур җирләрен, аның кешеләрен, табигатен, гомумән, үзегез матур дип санаган башка фотоларны җибәрергә кирәк. Нәтиҗә чыгарганда жюри әгъзалары, беренче чиратта, фотоларның сыйфатына, үзенчәлекле булуларына игътибар итәчәк. Моннан тыш, бәйгедә онлайн тавыш бирү аркылы иң күп тавыш җыйган фотоларга да өстенлек биреләчәк. Ә иң яхшы 20 фотосурәттән районның хакимият бинасында фотокүргәзмә оештырылачак. Беренче урынга лаек булган җиңүчегә 2000 сумлык сертификат, икенче һәм өченче урынны алучыларга 1500 һәм 1000 сумлык сертификатлар тапшыралачак. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев