Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды. Ярышларда 90 ветеран, шул исәптән 17 команда үз көчләрен сынады. Спартакиаданы район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр. Өлкәннәр шашка, өстәл теннисы, дартс уйнады, винтовкадан атты,...

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды. Ярышларда 90 ветеран, шул исәптән 17 команда үз көчләрен сынады.

Спартакиаданы район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр.

Өлкәннәр шашка, өстәл теннисы, дартс уйнады, винтовкадан атты, кул көрәштерде. Спорт бәйрәме матур концерт программасы белән үрелеп барды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләрне билгеләүдән тыш, командалар арасында да беренчелек өчен көрәш барды. Нәтиҗәдә беренче урынга Мәләкәс авыл җирлеге ветераннары лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда Күзкәй һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләре командалары калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев