Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык үз хезмәтчәннәренә район газетасын бушлай яздыра

Билгеле булганча, 2017 елга көндәлек матбугатка язылу бара. 13-23 октябрь көннәрендә, матбугатка язылу декадасы уңаеннан, «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу 600 сум урынына 525 сум 72 тиенне тәшкил итә. Кызганычка каршы, соңгы елларда газета-журналларга язылу сизелерлек кимеде. Язылу бәяләренең күп тапкырларга артуы да тәэсир итте, шулай ук мәгълүмат чараларының...

Хәзерге көндә газетабыз өчен төп проблема - укучыларын югалтмау, мөмкинлек булганча ишәйтү. Бу эштә ярдәмгә килүче хәйриячеләребез дә бар. Шуларның берсе - Сәйдәшев исемендәге хужалык. Хәтта катлаулы икътисади чор да аларга яхшылык эшләргә комачаулык итми. Инде менә 5 ел рәттән әлеге хуҗалык үз хезмәтчәннәрен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына бушлай яздырып, сөендереп тора. Бу юлы да, игелекле эшне дәвам итеп, 2017 елның беренче яртыеллыгына 111 данә яздырып куйганнар. Без Мерәс авылында яшәүче хуҗалык хезмәтчәннәре белән очраштык, аларның фикерләрен белеп, зур рәхмәт сүзләрен ишетеп кайттык.

- Район газетасы «Якты юл»ны безнең хуҗалык эшчеләре якын итә, яратып укый, көтеп алалар. Газета битләрендә хуҗалык турындагы язмаларны, сыер савучылар, механизаторлар турындагы мәкаләләрне күргәч, аеруча сөенәләр.

Шуңа да, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, намуслы хезмәтләре өчен, аларга үзенчәлекле бүләк ясарга карар итте. Хәзер район газетасы һәрбер гаиләгә барып ирешә. Хуҗалыкта гаиләләре белән эшләгән кешеләр бар, шулай булгач, газетаны 111 генә түгел, күпкә артыграк кеше укый алачак, - диде Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафин.

Аннары без 5 бала тәрбияләүче Гатиуллиннар гаиләсе белән очраштык (фотолары 1нче биттә). Гаилә башлыгы Наил һәм аның тормыш иптәше Фирүзә - икесе дә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куялар. Наил абый, мәктәпне тәмамлаганнан бирле, хуҗалыкта механизатор булып эшләсә, Фирүзә ханым 7 елга якын сөтлебикәләр янында кайнаша.

- Район газетасын һәр елны өйгә үзебез алдыра идек. Инде бишенче ел рәттән җитәкчебез Марат Сафин, эшчеләрен кайгыртып, безгә бушлай район газетасын яздыра. Әлеге саваплы эш өчен зур рәхмәт. Хуҗалык җитәкчесенең эшчеләренә күрсәткән изгелеге үзенә меңе белән кире әйләнеп кайтсын. Район газетасыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз бит. Дөрес, бүген һәр өйдә диярлек компьютер бар, Интернеттан файдаланабыз, аннан да күп хәбәрләрне белеп була. Тик район турында төгәл мәгълүматларны район газетасыннан гына белеп була, минемчә. Безгә авыл тормышына кагылышлы һәр язма кызыклы. Газетаны башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз, балалар да газетадагы язмалар белән кызыксыналар, үзләренә рухи азык туплыйлар, - дип сөйләде Фирүзә Гатиуллина.

Шулай ук без хуҗалыкта ирле-хатынлы эшләүче Нурсилә һәм Рафаиз Бариевларга да кердек. 1978 елдан бирле Рафаиз абыйның гомере Сәйдәшев исемендәге хуҗалык белән бәйле. Ул һәр өлкәдә алыштыргысыз эшче: техниканы да биш бармагыдай белә, чәчү эшләрендә дә катнаша. Хатыны Нурсилә хуҗалыкта берничә ел сыер сауcа, хәзер хуҗалыкның техникасына бензин салучы булып эшли.

- Без барыбыз да җитәкчебез Марат Тәлгатовичка рәхмәтлебез. Елына ике тапкыр эшчеләрнең һәрберсен район газетасына яздырып, яхшы гамәл кыла. Киң күңелле, эчкерсез кеше ул җитәкчебез. Аның Иске Абдул авыл җирлегендә кылган игелекләре санап бетергесез, - дип сөйләделәр миңа Бариевлар гаиләсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев