Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» басмаларына язылып, бүләк отыгыз!

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшүен дәвам итә. Түбән Суыксу авылында яшәүче Эльмира Мортазина, район буенча иң зур суммага газета-журналга (2349 сумлык) язылган абунәче буларак, «ТАТМЕДИА»ның махсус бүләгенә ия булды.

Эльмира ханым әлеге бәйгедә һәрдаим катнаша һәм бүләк отмый калганы юк. Шушы көннәрдә без аның белән очраштык, вәгъдә ителгән савыт-саба җыелмасын тантаналы рәвештә тапшырдык.

- Шундый зур бүләк өчен бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип язылганым юк, без кечкенәдән укып үстек, бүген исә алардагы мәгълүматны хезмәтемдә бик теләп файдаланам. Басма матбугатның һәрберсен беренче битеннән башлап ахырына кадәр, хәрефен дә калдырмыйча укып чыгам. Буш вакытларыңда газета һәм журналлар укуга ни җитә?! Аның исләре үк җанга якын. Бүген Интернет алга киткән заманда яшәсәк тә, ул бервакытта да газета-журналны, китапны алыштыра алмаячак. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән үк укуга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, көн дәвамында компьютер алдында утырып кына белем туплап булмый, - дип сөйләде безгә Эльмира Навадировна.

P. S. 2017 елның беренче яртысына газета-журналларга язылучылар өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Абунәчегә - телевизор!» дигән акция дә үткәрә. Газетабызның киләсе саннарында бу турыда тулырак укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев