«Казан егетләре» нигә әбиләрне ярата?
- «Якты юл» газетасының чибәр кызлары монда эшлиләр, дип әйттеләр. Исәнмесез, кызлар! - дия-дия, көлеп, шаулап-гөрләп килеп керделәр редакциябезгә «Казан егетләре» төркеменең солистлары Илнат белән Айдар. Без дә каушап калмадык, егетләрне түргә чакырдык. Ничектер үзебезчә, гади генә итеп: «Хәлләрегез ничек? Эшләп буламы?», - дигән сүзләре бераз гаҗәпләндерсә дә, аннары күнектем...
- Яңа иҗат сезоны белән янып йөргән чакларыбыз. Чаллы каласына да, ниһаять, концерт белән килдек, - дип сүзен башлады «Казан егетләре» төркеме солисты Илнат Фәхруллин. Ул бик матур итеп татарча сөйләшә, теле дә төзек, тавышы яңгырап тора. Илнат, ашыга-ашыга, миңа үзләренең төркемнәре, җырлар репертуары турында сөйләде. Мин исә, татар эстрадасының популяр җырчылары белән әңгәмәдән тәм табып, аларның һәр әйткән сүзләрен блокнотыма теркәп бардым.
- «Казан егетләре» төркеме 1996нчы елда продюсер Рафаэль Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр, Рафаэль Евгеньевич белән бергә-бергә, әйбәт кенә эшләп киләбез. Быелгы ел - безнең төркем өчен чын-чынлап бәйрәм елы. Ни өчен дигәндә, Рафаэль абыйның 70 яшьлек юбилее, төркемгә дә аз да түгел, күп тә түгел - 20 ел була. Бәйрәм итәр өчен, шушы юбилейларыбызга яраткан тамашачыларыбызны чакырып, алар белән шатлыгыбызны уртаклашу - үзе бер аерым бәйрәм була түгелме? - дип елмаялар әңгәмәдәшләрем.
Әлбәттә, бәйрәм. Икеләтә бәйрәм. Хәзер артистлар, нинди генә юбилейлары булса да, аны шулай тамашачы алдында зурлап үткәрергә яраталар бит. Мин егетләргә дә шуны әйтәм. Ә Илнат, минем сорауны да көтеп тормыйча, төркемнең хәзерге солистлары турында сөйләп китә.
- Без, «Казан егетләре» төркеменең бүгенге солистлары, 4 еллап бергә эшлибез, иҗат итәбез. Айдар Әгъләмов, Фәнил Фәйзуллин һәм мин, Илнат Фәхруллин - сәхнәдә дә, гади тормышта да бергә, - дип, көлеп сөйли Илнат. Мин шул вакыт егетләрнең бер-берсе белән дә матур, ипле итеп сөйләшүләренә игътибар иттем. Берсе сөйләгәндә, икенчесе тыңлап тора, я киресенчә. Аларның сәхнәдән тыш тормышта да ярдәмләшеп, берсен-берсе якын дусларча кабул итеп, аралашып яшәүләренә шигем калмады.
- Яр Чаллыга беренче килүебез. Шикләндерә дә, каушата да, дулкынландыра да, әлбәттә, - диләр алар. - Моңа кадәр әле гастрольләр белән, ерак Себердән башлап, Мәскәү каласына кадәр бөтен шәһәрләрдә дә булып чыктык. Ул Свердловск яклары дисеңме, Пермь, Лангепас, Пенза… Саный китсәң, күпкә китә. Кул бармаклары гына түгел, аякларныкы да җитмәс кебек! - дип сөйләгәннәренә үзләре дә куаналар әңгәмәдәшләрем. - Әле бит Россия Федерациясендә концертлар кую белән генә чикләнеп калмадык, чит төбәкләргә дә чыктык. Шунысы сөендерә: Казахстан, Литва, Латвия, Үзбәкстан, Болгария, Кырым тамашачылары безне яратып кабул итте. Концертларыбызга рус кешеләре дә килә, үзләренә әйтеп бетергесез энергия алып китәләр. Менә шунысы кадерле аның! Менә шул вакытта үзеңнең кирәклегеңне, иҗатыңның кешеләргә рухи азык китергәнлеген аңлыйсың һәм сабый баладай сөенәсең, - дип, аерым дулкынлану белән әйтәләр.
Егетләр белән килешмичә булмый. Алар сәхнә кешеләре. Ә сәхнә кешесенә тамашачының ихлас мәхәббәтеннән дә кадерлерәк тагын нәрсә була ала?! Шуңадыр, бәлки, егетләр һәрдаим үз өсләрендә эшлиләр икән. «Без студиябездә вокал белән шөгыльләнүдән тыш, хореография юнәлешенә дә игътибар бирә башладык. Концертта тамашачы чын-чынлап ял итеп утырырга тиеш. Без башкарган моңсу җырларга кушылып, тамашачы сагышка да бирелә, дәртле җырларыбызга карап, яшьлегенә кире кайта, гомер турында уйлана, рәхәтләнеп, көлеп-шаярып утырырга да мөмкин. Болар барысы да шуның кадәр эчкерсез, ясалмалылык юк - менә шунысы аеруча да кадерле, менә шунысы безгә тагын да иҗат итәргә зур этәргеч бирә», - дип сөйлиләр, беравыздан, әңгәмәдәшләрем.
Мин, салмак кына, алардан иң популяр җырларыннан саналган «Ак чәчәкләр» җыры турында сорашам.
- Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» дип аталган әсәренә төшерелгән фильм бөтен татар дөньясына ниндидер фурор булды! Безгә әлеге җырны башкарырга тәкъдим иткәч, без бик рәхәтләнеп ризалаштык. Һәм дөрес эшләдек, дип уйлыйбыз. Әлеге фильм, ул җыр татарлыкка ниндидер яңа сулыш өрде, милләттәшләребезне бер-берсе белән тагын да якынайтты. Аның халыкчан булып китүенә сөенмичә булмый! Концертларда да еш кына әлеге җырны 2-3 тапкыр башкаруыбызны сорыйлар, - дип сөйлиләр егетләр. - Нинди генә җыр башкарсак та, аларны тамашачының күзенә карап башкарырга тырышабыз. Җырларыбызга кушылып утыручыларны күрсәк, ирексездән күзләргә яшьләр килә... Димәк, яраталар, безнең иҗатны ихластан хөрмәт итәләр. Концертларыбызга, яшерен-батырын түгел, әбиләр күбрәк килә. Залда ап-ак яулыклы, искиткеч матур күлмәк кигән әбиләрне, аларның «Гөлбану», «Кызыл өрек», «Ялгыз ана», «Ямщик» кебек җырларыбызга кушылып утыруларын күргәч, тагын да дәртләнеп китәбез. Шундый тамашачыбыз булганына чын йөрәктән сөенәбез, - диләр егетләр.
«Казан егетләре» белән аралашудан шуны аңладым: алар элеккеге классик җырларны яңа төрле аранжировкага салып башкаралар икән. «Безнең максат - кече яшьтәге тамашачыларга татар халкының йөзек кашы саналган җырларны таныту, ә өлкән әби-бабайларыбызга яшьлекләренә тагын бер кабат әйләнеп кайту өчен кечкенә генә булса да мөмкинлек тудыру. Без моны эшләсәк, шуны сәхнәдә күрсәтә алсак, максатыбыз тулы мәгънәсендә үтәлгән булып чыга», - диләр әңгәмәдәшләрем.
Бүген «Казан егетләре», чын мәгънәсендә, иҗат казанында кайнап яши. Яңа җырлар иҗат итәләр, гастрольләрдә йөриләр. Үзләре сөйләвенчә, 3 ел эчендә генә 5нче альбомнары дөнья күрергә әзерләнә, тагын күп кенә популяр җырларына клиплар да төшерелгән, яңа җырлар өстендә эшлиләр. «Иҗат итү канга сеңгән хәзер. Аннан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз!», - дип, бер-берсенә карап, елмаеп әйттеләр егетләр. Шул вакыт сүзләре дә, эчкерсез булып, йөрәк түреннән чыкты, күңелемнең дә иң нечкә кылларына тиде. Иҗади уңышлар сезгә, егетләр. Киләсе очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев