21 август 2021 яңалыклары
-
Алманың зыяны да бар
Диетологлар алманың кемнәргә файдалы, ә кемнәргә бу җимеш белән мавыгырга ярамавы турында әйтә.
-
Алма серкәсенең файдасы
Аны борынгылар тылсымлы эчемлек, әҗәл даруы дип йөрткәннәр. Чыннан да, алма серкәсенең файдалы сыйфатлары бик күп. Монда сүз табигый алма серкәсе турында бара һәм ул вак итеп туралган алмалардан ясала. Кибеттән ала торган алма серкәсе промышленностьта күпләп җитештерелә, аны алма кабыгыннан һәм үзәгеннән ясыйлар. Шуңа күрә алма серкәсен үзең ясаганың хәерле.
-
Акыл булмаган
17 август көнне Яр Чаллы – Водозабор юлында иртәнге сәгать 9 тулганда ЮХИДИ инспекторлары «ИЖ Планета-5» мотоциклын туктата. Руль артында Минзәлә районында яшәүче 43 яшьлек ир-ат була. Йөртүченең исерек булуы сизелә һәм инспекторлар аны алкоголь күләмен үчәү приборында тикшерәләр. Ир-ат каршы килми. Нәтиҗә 1,658 мг/литрны күрсәтә. Йөртүчегә карата административ беркетмә төзелә.
-
Тәрәзәңне артык каралтма!
18 августтан 24енә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр көнне тонировка рейдларына чыга. Чараның беренче көнендә алар Яр Чаллы – Водозабор юлының 2нче километрында булдылар. Рейд вакытында Мазда машинасы туктатылды.
-
Туган җирнең тарту көче бабайлардан оныкларга күчә
Әтисенең васыятен үтәп, бабалары нигезеннән туфрак алып китәргә дип ерак Якутиядә яшәүче Иштирәк оныгының кайту хәбәре килеп иреште безнең редакциябезгә. Иштирәкнең тимерче Каюм оныгының кызы ул – Ольга исемлесе.
-
Эчке эшләр бүлеге чакыра
Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатларны чакыра. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге РФ гражданнары кабул ителә. Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:
-
Князево мәктәбе: яңа уку елы яңалыклары
Князево мәктәбендә яңа уку елында беренче сыйныфлар өчәү булачак. Шуларның берсе балаларга татар телен өйрәтү һәм аларга татар милли традицияләре үрнәгендә тәрбия бирү сыйныфы буларак ачыла. «Татарстан» совхозы поселогындагы Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе – районның иң алдынгы мәгариф учреждениеләреннән берсе. Мәктәп быелгы яңа уку елын нинди әзерлек белән каршылый? Укучылар һәм ата-аналарны нинди яңалыклар көтә? Мәктәп директоры Елена Крупнова шул хакта сөйли: