Туган җирнең тарту көче бабайлардан оныкларга күчә
Әтисенең васыятен үтәп, бабалары нигезеннән туфрак алып китәргә дип ерак Якутиядә яшәүче Иштирәк оныгының кайту хәбәре килеп иреште безнең редакциябезгә. Иштирәкнең тимерче Каюм оныгының кызы ул – Ольга исемлесе.
Ольга Марс кызы Каюмова Якутиянең Мирный шәһәрендә яши. Эш-йомышы төшеп Казанга кайткач, бабасының туган авылын күрми китә алмаган. Еллар гына түгел, гасырлар аша бабаларының кендек каны тамган җир тартып кайтаргандыр аны.
Әлеге вакыйга турында тулырак Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинадан сорап белештек.
Ольга ханым үзе белгән кадәр нәсел җепләрен барлый. Каюмовларның тамырлары Иштирәктә икәнлеген ул әтисе сөйләгәннәрдән хәтеренә салып калган. Әйе, аның ерак бабасы Каюм XIX-XX гасырларда шушында гомер иткән. Һөнәре буенча тимерче, димәк, авылның кирәкле һәм хөрмәтле кешеләреннән булган. «Әтием сөйләве буенча, Каюм бабабыз белән әбиебез тигез гомер кичереп, берсе 104, икенчесе 102 яшендә сугыш вакытында ачлыктан вафат булганнар», – ди Ольга ханым.
Каюмнан туган Фәйзрахман турында аның мәгълүматы күп түгел, булган кадәре, әтисе сөйләгәннән исендә калганы шул гына: 1939 елда Фәйзрахман Каюмов Каунаста Кызыл Армия штабы урнашкан крепостьның коменданты булып хезмәт иткән. Фәйзрахманның җәмәгате Саҗидә Әдһәм кызы сугыш вакытында Белоруссиядә булган. Аның турында мәгълүмат бик аз, балалар йортында эшләгәнлеге, үз балалары да янында булуы мәгълүм.
Без Ольга ханымга «Туган авылым Иштирәк» дигән китапны бүләк иттек. Анда, күп булмаса да, Фәйзрахман Каюмов турында мәгълүмат бирелгән: «Фәйзрахман Каюмов 1905 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1929 елда армия сафларына алына. Хәрби хезмәт срогын тутырганнан соң армиядә калырга карар итә. Хәрби белем алган тырыш солдат лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. 1941 елда Хәрби академияне тәмамлаган Фәйзрахман Каюмовка майор званиесе бирелә. Фәйзрахман Каюмов 1944 елны сугышта һәлак була». Китапта аның җәмәгате Саҗидә белән төшкән фотосурәте дә бар. Ольга ханым әйтүенчә, Саҗидә әбисе 1958 елда вафат, аягына күгәргән тимер кадак кереп, сепсистан үлгән икән.
«Мин бабам Фәйзрахман Каюм улының Чаллы районы Иштирәк авылыннан фронтка алынганлыгын белә идем», – ди Ольга ханым. Бабасының һәлак булуы, Псков өлкәсендә җирләнүе хакында да архивлардан белешмәләр юллап алган ул. Ватан азатлыгы өчен башын салган бабасын туган җирендә онытмаулары аны аеруча сөендерде. Обелискта язылган исеме өчен рәхмәтләр укыды. Мәктәп музеендагы экспонатларны күреп бик дулкынланды. Римма Ризатдинова оештырган музейда Фәйзрахман Каюмов фронттан язган хатларның күчермәләре бар. Ә әнисе Фатыймага адресланган ул хатларның үз куллары белән язылганнары Римма Галимҗановнада саклана икән, Ольга Марсовна истәлеккә дип ул хатларның күчермәләрен алды.
Якутия кунагы бабалары яшәгән нигездә булды. Төп нигездә яшәгән апалары (бабасының сеңлесе Хәкимә апа) байтак вакыт элек, йортын сатып, Бигешкә күченгән иде. Үзе киткәндә ул мәктәп музеена экспонат булырдай әйберләр, йорт кирәк-яраклары һәм туганнары турында мәгълүмат, абыйларының фотосурәтләрен ясатып калдырган. Ольга Марсовна шуларның барысын карап, сыпырып-сыйпап тәэсирләнде, күңеле тулды. Бабасының зур портретын ясатып алып кайткан, аны музейга тапшырды. Музей өчен бераз акча да калдырды.
Ольга ханым әтисенең очучы, әнисенең укытучы булганлыгы турында горурланып сөйли. «Үтә җаваплы, күп көч сорый торган һөнәрләр, бәлки шуңадыр икесенең дә гомерләре озын булмады, – ди ул. – Әтием Марс Фәйзрахман улы 1934 елның 29 октябрендә туган, сугыш башланганда аңа 6 яшь булган. Саранскидагы очучылар мәктәбен тәмамлаган. Казахстан ССРда эшләгән, әнием Антонина Сергеевна белән алар шунда танышканнар. 1965 елда Ленинградтагы очучылар академиясен бетергән. 1969 елдан без Фрунзе (хәзерге Бишкәк) шәһәрендә яшәдек. Әти гражданлык авиациясендә очучылар экипажы командиры булып эшләде. Әнием рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде».
1980 елда Каюмовлар Иссык-Күл өлкәсендәге Пржевальск шәһәренә күченеп төпләнгәнннәр. Марс Каюмов 1999 елның 8 апрелендә, 64 яшендә вафат булган.
Ольга Марсовнаның Светлана исемле кыз туганы бар, ул Кыргызстан башкаласы Бишкәктә яши икән. Ольга Марсовна да Кыргызстанда торган, 1999 елда гаиләсе белән Якутиягә күченгән. Хәзерге вакытта Мирный шәһәрендә «Алроса» компаниясенең тау байлыклары фабрикасында сепараторчы, алмаз табучы булып эшли.
Ольга Каюмова Иштирәктән бик канәгать булып китте. «Татарстанга беренче килүем. Барысын да ошаттым, бигрәк тә кешеләрен, алар бик ачык, яхшы күңелле. Иштирәктә булып, андагы обелискта бабамның исемен күреп китәсем килгән иде, теләгем тормышка ашты. Мине биредә бик әйбәт кабул иттеләр. Якын туганнарым янында кунак булгандай хис иттем үземне. Бабамның эзе калган җиргә аяк басып, әтиемнең амәнәтен үти алуым өчен бик сөенәм, чөнки аларга булган бурычымны өлешчә генә булса да үтәдем кебек инде хәзер. Шуның өчен биредән җан тынычлыгы алып китәм. Балаларыма, оныкларыма тапшырырлык истәлекләрем бар, бу да минем өчен кыйммәт. Алар нәсел җебен югалтмаслар дип өметләнәм», – диде ул безнең белән саубуллашканда. Элемтәдә торырга вәгъдә бирде.
Туган җирдән аерылып китүләрнең сәбәпләре күп төрле. Бәхет эзләп, акча юнәтергә генә түгел, Ватанга хезмәт итү кебек олы максатларга ирешү нияте белән дә төрле елларда төрле тарафларга сибелгән совет иле халкы. Чит җирләрдә тормыш корып гомер иткән. Туган җирен сагынмый гына яши алучылар булдымы икән алар арасында? Юктыр, мөгаен. Күңел төпкелләрендә сакланучы хәтер, сагыну-сагышлар аларның балаларына, оныкларына күчә барадыр. Шулай булмаса, Ольга ханым да җир читеннән бабасының обелисктагы исемен күрү өчен кайтыр идемени? Туган җирнең тарту көче бабайлардан оныкларга күчә, диләр. Хак сүзләр.
Ризидә Камалова әзерләде.
/ Фото Гөлнара Гарифуллинадан алынды.
/ Фото Ольга Каюмованың гаилә архивыннан.
/ Фото Ольга Каюмованың гаилә архивыннан.
/ Фото Ольга Каюмованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев