Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Князево мәктәбе: яңа уку елы яңалыклары

Князево мәктәбендә яңа уку елында беренче сыйныфлар өчәү булачак. Шуларның берсе балаларга татар телен өйрәтү һәм аларга татар милли традицияләре үрнәгендә тәрбия бирү сыйныфы буларак ачыла. «Татарстан» совхозы поселогындагы Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе – районның иң алдынгы мәгариф учреждениеләреннән берсе. Мәктәп быелгы яңа уку елын нинди әзерлек белән каршылый?  Укучылар һәм ата-аналарны нинди яңалыклар көтә? Мәктәп директоры Елена Крупнова шул хакта сөйли:

– Безнең мәктәп кайбер предметлар буенча тирәнтен белем бирү статусына ия булды, һәм шул нигездә яңа укыту планнары булдырылып, 5нче һәм 7нче сыйныфларда укучыларга рус теле белән математиканы тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Ә 10нчы сыйныфка килүчеләр өчен быелдан социаль-икътисадый профильле белем алу шартлары тудырыла. Хәзерге вакытта әлеге сыйныфларны туплау өчен ата-аналар белән килешү-сөйләшүләр алып барыла.
Август аеның уртасына беренче сыйныфка килергә теләүчеләрнең әти-әниләреннән 61 гариза керде. Беренчеләр өч сыйныф булачак. Татар телен өйрәтү һәм милли тәрбия бирү сыйныфына нигездә татар балалары һәм катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр туплана. Рус милләтеннән булып, балаларына республика дәүләт телләрен һәм традицияләрен өйрәтергә теләүчеләр дә бар. 
Мәктәптә барлыгы 35 укытучы эшли, шуларның 15е – югары, 15е беренче категориягә ия. Декрет ялыннан чыккан, күптән түгел урнашкан 5 укытучының әлегә категориясе юк, аларның өчесе быел беренче категориягә аттестация үтәчәк. Педагоглар ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын раслап, махсус курсларда квалификацияләрен күтәреп торалар. Әйтик, быелның апрель аеннан 11 педагогыбыз «СберКласс» платформасында өстәмә курслар үтә, алар IT сферада өстәмә профессиональ белемгә ия булу турында таныклык алачак. 
Безнең коллективта төрле елларда үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укытучылар бар. Традицияне дәвам итеп, быел тагын бер укучыбыз кайта:  Илзирә Фәткуллина Яр Чаллы педагогика университетын кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч, математика укытучысы булып эшләячәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенгә безнең мәктәптә педагоглар һәм техник персонал өчен барлык вакансияләр ябык. 
13 август көнне беренче сыйныфка килүче 14 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды. Яңа уку елында 21 бала ташламалы бәядән тукланачак. Алар күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар. Ә башлангыч сыйныф укучылары кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә. Ашханәбез 116 урынга исәпләнгән. Иганәчеләребез ярдәме белән мәктәп бинасына яңа алтакталар ясатып элү мөмкин булды. Мәктәп территориясендә тагын биш өстәмә күзәтү камерасы урнаштырылуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Безнең быелгы яңа уку елына әзерлек спорт залларын капиталь төзекләндерүдән башланды. Алар мәктәптә икәү: зур һәм кече заллар. Башлап кече залга гидроизоляция ясалды һәм идәннәргә цемент җәелде. Залның стеналары тигезләп буялды. Яктырткычлар алмаштырылды. Спорт залына керү юлындагы баскычлар тәртипкә китерелде. Хәзер пластик тәрәзәләрнең почмаклары яңартыла. Кече залга су үтеп керә иде, ремонт барышында моның сәбәпләре ачыкланды һәм бетерелде.  
Зур залда да ремонт бара. Иң беренче итеп аның түшәме, аннары стеналары тигезләнде һәм буялды. Яктырткыч лампалар алыштырылды. Идәннәрне сүтеп, өр-яңадан җәйдек. Киенү-чишенү һәм тренер бүлмәләренә дә ремонт үткәрелде. 

Ризидә Камалова әзерләде. 
/ Фото редакция архивыннан.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев