Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алманың зыяны да бар

Диетологлар алманың кемнәргә файдалы, ә кемнәргә бу җимеш белән мавыгырга ярамавы турында әйтә.

Алма – калорияле продукт, чөнки анда фруктоза бар. Бавыр аша әйләнеш узгач, ул шикәргә әверелә, шуңа күрә шикәр диабеты һәм симерүдән җәфаланган кешеләр өчен алманы артык куллану ярамый. Уртача алма бер сантиметр калынлыктагы ипи кисәгенә тиң, дип билгелиләр табиб-эндокринологлар.
Сәламәт кешегә көнгә дүрт алма ашарга була, өстәвенә, төп ризыктан соң. Бронхлар һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә дә файдалы икән ул. Шулай ук аның составында ашкайнатуны яхшыртуга ярдәм итүче пектин, тирене, чәчләрне һәм тырнакларны яхшы хәлдә сакларга булышучы микроэлементлар һәм витаминнар бар. Аның бигрәк тә кабыгы файдалы, анда ялкынсынуга каршы матдәләр бар.
Әче алма суты хроник гастритның кискенләшүенә китерергә дә мөмкин.  Алманы бөтенләй яратмаган кешеләргә аның измәсен яисә пешереп ашарга киңәш ителә.

/фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев