Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр бүлеге чакыра

Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатларны чакыра. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге РФ гражданнары кабул ителә. Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:

а) белеме урта белемнән дә түбән булмау;
б) хөкемгә тартылмау;
в) машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәү (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен таныклыктан мәхрүм ителү);
г) сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы булу;
д) әхлакый сыйфатлары буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә куела торган таләпләргә туры килә торган һәм хокук тәртибен саклау бурычларын үтәргә сәләтле булу.

Хезмәт шартлары буенча түбәндәгеләр каралган:
– Тотрыклы айлык түләү: кече җитәкчелек составында ул – 20 мең сумнан, урта һәм өлкән җитәкчелек составында 33 мең сумнан башлап.
– Россия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге бар. 
– Хезмәт баскычы буйлап югары дәрәҗәгә күтәрелү өчен шартлар тудырылган. Эшкә урнашучының гомере һәм сәламәтлеге дәүләт тарафыннан  иминиятләштерелә.
– 20 ел гомуми хезмәт белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә (эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү стажына Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү һәм белем бирү оешмаларында белем алу еллары да керә). 
– Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бушлай медицина хезмәте алуга хокуклы.
– Россия Федерациясе законнары нигезендә торыр урын белән тәэмин ителәләр. 
– Аларга ел саен 40 көннән дә ким булмаган түләүле ял бирелә. 
– Хезмәт урынындагы шәһәрдә яки авылда арендага алып яшәгән торак өчен өлешчә акчалата компенсация түләнә. 

Кызыксындырган сораулар белән район эчке эшләр бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Яр Чаллы шәһәре, Тукай Яр буе урамы, 35нче йорт, 314нче яки  315нче бүлмә.  Телефоннар: 8 (8552) 37-96-54, 8 (8552) 37-96-73.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев