Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алма серкәсенең файдасы

Аны борынгылар тылсымлы эчемлек, әҗәл даруы дип йөрткәннәр. Чыннан да, алма серкәсенең файдалы сыйфатлары бик күп. Монда сүз табигый алма серкәсе турында бара һәм ул вак итеп туралган алмалардан ясала. Кибеттән ала торган алма серкәсе промышленностьта күпләп җитештерелә, аны алма кабыгыннан һәм үзәгеннән ясыйлар. Шуңа күрә алма серкәсен үзең ясаганың хәерле.

Америкада «Вермонт диетасы» киң кулланыла икән. Вермонт штатында яшәүчеләр сәламәтлекләре ягыннан һәм озын гомерле булулары белән аерылып тора. Галимнәр бу хәл белән тирәннән кызыксынганнар, өйрәнгәннәр һәм нәтиҗә гаҗәпкә калдырырлык булган. Вермонтлыларны Америкада яшәүче башка кешеләрдән бер нәрсә генә аерып тора – алар алма серкәсен бик нык яраталар һәм киң куланалар икән. Галимнәр бу эчемлекнең файдалы микроэлементлардан торган чын коктейль икәнен ачыклаганнар. Баксаң, серкәдә йөрәкне саклый торган 30дан артык төр витамин, энзимнар, пектиннар бар икән. Һәм алма серкәсе витаминнар «капчыгы», алардан башка безнең организм тулы куәтенә эшли алмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр алар.

Алма серкәсен ничек әзерләргә?
Өлгергән яки җиргә коелган зарарланмаган алманы алабыз. Билгеле инде, аның химик ашламалар, зарарлы химикатлар белән эшкәртелмәгән булуы шарт. Алманы яшылап юарга, вак итеп турарга кирәк. Аннары киң төпле эмаль кастрюльгә салырга. Кайнаган һәм 65-70 градуска кадәр суытылган суны алма өстенә салырга. Су алма өстенә 3-4 сантиметр чыгып торырга тиеш.
 Бер килограмм туралган алманың баллысына – 50 грамм, әчесенә 100 грамм шикәр өстәргә. Савытны җылы урынга (кояшлы урын булмасын) куярга. Өстәге алма кипмәсен өчен әледән-әле болгатып торырга. Ике атнадан соң сыекчаны ике-өч кат марля яки тюль аша сөзәргә. Әчүен дәвам итсен өчен зур банкаларга салып куярга. Банканы 5-7 сантиметр тутырмый калдырасың. Шушы хәлдә тагын ике атна торсын.
Әзер серкәне болгатмыйча гына пыяла шешәләргә саласың. Тутырып җиткермәскә кирәк. Төбенә утырган юшкынны калын туыма аша сөзәсе. Шешәләрне яхшылап бөкелисе. Озак сакларга кирәк булса, бөкесен парафин эретеп томаларга була. 5-20 градус температуралы караңгы урында сакларга.

Серкәне ничек файдаланырга?
Организмны уяту, кәефне күтәрү, көчне арттыру өчен 
Һәр көнне иртән ач карынга 2 аш кашыгы алма серкәсе һәм 1чәй кашыгы бал салынган бер стакан су эчеп куярга кирәк.
 Ябыгу өчен
Көн саен иртәнге, көндезге һәм кичке аштан соң 2 чәй кашыгы алма серкәсе салынган бер стакан су эчәләр.
 Кулинариядә
Серкәне салатларга, күп төрле соусларга кушалар. Шуны да искәртәләр, ашказанында гастрит яки әчелек югры булса, серкәне файдаланмавың хәерле.
Целлюлиттан һәм тартылып торган тиредән 
Бер стакан суга ике аш кашыгы серкә салып, шушы эремәгә кулларны манчып, проблемалы урынга ипләп кенә сыларга. 
Аяклар тиз талганда
Алма серкәсе белән лимфа юнәлешендә астан өскә таба сыпырырга.
Чәч матур, нык булсын, ялтырап торсын өчен 
Чәчне юар алдыннан өч чынаяк суга өчтән бер күләмдә серкә салып әзерләп куярга, ахырдан шул эремә белән йөгертеп чыгарга. Арыган, нечкәргән, коела торган чәчләргә мондый эремә искиткеч уңай йогынты ясый. Чәч ялтырап тора, кавыкны да бетерә.
Салкын тигәндә
Югары температураны төшерү өчен серкәне бераз суга салып тәнне ышкырга. Ангина, грипп, ютәл булганда тамакны серкә кушылган җылы су белән чайкасаң файдасы тия.
 Буыннар авыртканда
Төнгелеккә бал, шикәр пудрасы, арыш оныннан каты итеп камыр басарга, балы агып чыкмасын өчен аны марляга төрергә дә авырткан буынга бәйләргә һәм төнлә шулай йокларга. Иртән камырны алып, авырткан урынны алма серкәсе белән ышкырга.

Бу тылсымлы эликсир рецептлары күп төрле. Мондагы киңәшләр уйландырыр, ә иң мөһиме – арзанлы, гади серкә сәламәтлегегезне һәм матурлыгыгызны сакларга ярдәм итәр дигән фикердә калабыз. 

 / Заһидә Нәбиуллина фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев