Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акыл булмаган

17 август көнне Яр Чаллы – Водозабор юлында иртәнге сәгать 9 тулганда ЮХИДИ инспекторлары «ИЖ Планета-5» мотоциклын туктата. Руль артында Минзәлә районында яшәүче 43 яшьлек ир-ат була. Йөртүченең исерек булуы сизелә һәм инспекторлар аны алкоголь күләмен үчәү приборында тикшерәләр. Ир-ат каршы килми. Нәтиҗә 1,658 мг/литрны күрсәтә. Йөртүчегә карата административ беркетмә төзелә.

Алга таба тикшерү барышында мотоцикл йөртүченең моңа кадәр дә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәне билгеле була. Ул хокукны әле ул 2021 елның март аенда гына кайтарган булган. Бу юлы инде хокук бозучыга административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев