21 апрель 2015 яңалыклары
-
22-23 апрельдә йолдыз атылачак –тукайлылар теләкләрен әзерли ала
Кояш тирәли әйләнеп йөргәндә, Җир планетасы кайбер вакытта тузан болытына килеп керә. Шул вакытта җир атмосферасына , секундына 30 километр тизлектә, әлеге болыт кисәкчекләре очып керә башлый. Алар -"атылган йолдыз"лар, ә без янган кисәкчекләрне түгел, ионлашкан һавадан торган эзне генә күрәбез. Менә шунда инде ул - теләкләрне уйлар вакыт! Йолдыз...
-
Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан тукайлыларны прививка ясатырга өндиләр
Татарстан, шул исәптән Тукай районы да 20 апрельдән 25 апрельгә кадәр Россия, Европа илләрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән оештырылучы Европа иммунизация атналыгында катнаша. Бу чараның максаты - иммунизация үтүче балалар һәм өлкәннәр санын арттыру; профилактика үткәрү нәтиҗәсендә киметеп булган йогышлы авырулар турында мәгьлүматне халыкка, җәмгыятькә, медицина хезмәткәрләренә җиткерү...
-
Өлкән буын тукайлылар өчен Спартакиада башлана
Яр Чаллы шәһәрендә пенсионерларның V республикакүләм "Өченче буын" Спартакиадасының беренче этабы үткәрелә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлана. Пенсия фонды идарәсе, физкультура һәм спорт идарәсе, "Россия пенсионерлары Берлеге" җәмәгать оешмасының җирле бүлеге теләге булган һәркемне Спартакиадада, түбәндә күрсәтелгән спорт төрләре буенча катнашырга чакыра: 27 апрель җиңел атлетика...
-
Волонтерлар «Шәфкать” үзәгендә флешмоб – күмәк бию оештырды
"Язгы мәрхәмәт атнасы - "МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" мәрхәмәтле эшләр эстафетасы кысаларында 20 апрель көнне Тукай районының «Шәфкать" үзәгендә шушы ук исемдәге акция старт алды. «М.И.Г.»(Молодость.Инициатива.Готовность.) отрядыннан волонтерлар флешмоб - күмәк бию оештырды. Залда алар белән бергә "Яхшы кәеф" дип аталган биюне аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар да башкарды.Чараның максаты -...
-
Тизлекне арттыручы тукайлыларны рейдта да «аулыйлар»
Узган атнада район юлларында матди зыян китергән биш һәлакәт, кеше сәламәтлегенә зыян салган бер һәлакәт теркәлде. Соңгысы шимбә көнне көндезге сәгать 12дә Яр Чаллы - Зәй юлында килеп чыкты. «Рено Сандеро» машинасын йөртүче бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Лада Калина»га юл бирми. Нәтиҗәдә икенче автомобильдәге пассажир хатын-кыз күкрәк читлеге имгәнеп больницага...
-
Иске Дөрештә өмә киләсе якшәмбедә дә дәвам итәчәк
Узган якшәмбе көнне Иске Дөреш авылы халкы өмә ясап мәчетне һәм зиратны җыештырды. Әлеге изге эштә 30дан артык кеше катнашты, дип хәбәр итә авылның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Галимҗанов. Зиратны тәртипкә китерүдә Рәкыйп Хәмәтдинов җитәкчелегендәге бригада эшләде. Алар вак агачларны кистеләр, чүп-чарны җыйдылар. Гыйздулла Вәлиуллин оештыруында бер төркем картлар мәчетнең паласларын...
-
Тукай районы Иштирәк авылында үткән спорт бәйрәмендә хезмәткә хөрмәт тәрбияләнде
Күптән түгел Иштирәк мәдәният йортында «Бүләк» совхозының элеккеге җитәкчесе Самат Закиров истәлегенә самбо көрәше буенча турнир узды. Бәйгедә 50дән артык егет һәм кыз көч сынашты. Командалар арасында беренче урынны Яр Чаллы шәһәренең «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр, икенче урынны иштирәклеләр, өченче урынны Түбән Каманың 2нче татар гимназиясе көрәшчеләре алды. Бәйгедә төп...