Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

22-23 апрельдә йолдыз атылачак –тукайлылар теләкләрен әзерли ала

Кояш тирәли әйләнеп йөргәндә, Җир планетасы кайбер вакытта тузан болытына килеп керә. Шул вакытта җир атмосферасына , секундына 30 километр тизлектә, әлеге болыт кисәкчекләре очып керә башлый. Алар -"атылган йолдыз"лар, ә без янган кисәкчекләрне түгел, ионлашкан һавадан торган эзне генә күрәбез. Менә шунда инде ул - теләкләрне уйлар вакыт! Йолдыз...

Кояш тирәли әйләнеп йөргәндә, Җир планетасы кайбер вакытта тузан болытына килеп керә. Шул вакытта җир атмосферасына , секундына 30 километр тизлектә, әлеге болыт кисәкчекләре очып керә башлый. Алар -"атылган йолдыз"лар, ә без янган кисәкчекләрне түгел, ионлашкан һавадан торган эзне генә күрәбез. Менә шунда инде ул - теләкләрне уйлар вакыт! Йолдыз атылганны кичен түгел, ә иртәнге сәгать 3-4 тирәсендә күзәтү яхшырак, ул вакытта көчле метеорит яңгыры була.

3-4 январьгә туры килгән Квадратидалар чорыннан соң эре метеор яңгырлары туктый диярлек. Лиридалар - уртача ешлыктагы йолдыз атылу чоры. Аны 16 апрельдән 25 кадәр күзәтергә мөмкин, тик иң күп атылу чоры 22-23 апрель төненә туры килә. Лиридаларның үзенчәлеге - үзгәрүчән булуы , ешлык кисәк кенә үзгәрергә мөмкин, шул ук вакытта күктә метеорларның көчле яктылыгын күреп булса да, артларыннан эз калмый диярлек. Лиридаларны Төньяк ярымшарда күзәтү яхшы. Исеменнән күренгәнчә, метеорлар Лира йолдызлыгы тирәсеннән чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев