Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлекне арттыручы тукайлыларны рейдта да «аулыйлар»

Узган атнада район юлларында матди зыян китергән биш һәлакәт, кеше сәламәтлегенә зыян салган бер һәлакәт теркәлде. Соңгысы шимбә көнне көндезге сәгать 12дә Яр Чаллы - Зәй юлында килеп чыкты. «Рено Сандеро» машинасын йөртүче бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Лада Калина»га юл бирми. Нәтиҗәдә икенче автомобильдәге пассажир хатын-кыз күкрәк читлеге имгәнеп больницага...

Узган атнада район юлларында матди зыян китергән биш һәлакәт, кеше сәламәтлегенә зыян салган бер һәлакәт теркәлде. Соңгысы шимбә көнне көндезге сәгать 12дә Яр Чаллы - Зәй юлында килеп чыкты. «Рено Сандеро» машинасын йөртүче бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Лада Калина»га юл бирми. Нәтиҗәдә икенче автомобильдәге пассажир хатын-кыз күкрәк читлеге имгәнеп больницага җибәрелә, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Аварияләрне кисәтү максатыннан инспекторлар узган атнада да чираттагы рейдка чыктылар. Юл йөрү кагыйдәсен бозучыларга карата чара барышында 88 административ беркетмә төзелде. Аларның яртысы - тизлекне арттырган өчен. Шулай ук инспекторлар куркынычсызлык каешын такмаучыларны, баланы махсус утыргычсыз алып баручыларны да атна саен теркәп торалар. Бу рейдта андыйлар барысы 5әү булды. Ярамаган урында каршы полосага чыгу, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрү, җәяүлегә юл бирмәү кебек кагыйдә бозулар да инспекторлар күзеннән читтә калмый. Хокук саклаучылар автомобиль хуҗаларына шуны да искәртәләр: административ беркетмә төзелгән икән, штрафны вакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев