Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Дөрештә өмә киләсе якшәмбедә дә дәвам итәчәк

Узган якшәмбе көнне Иске Дөреш авылы халкы өмә ясап мәчетне һәм зиратны җыештырды. Әлеге изге эштә 30дан артык кеше катнашты, дип хәбәр итә авылның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Галимҗанов. Зиратны тәртипкә китерүдә Рәкыйп Хәмәтдинов җитәкчелегендәге бригада эшләде. Алар вак агачларны кистеләр, чүп-чарны җыйдылар. Гыйздулла Вәлиуллин оештыруында бер төркем картлар мәчетнең паласларын...

Узган якшәмбе көнне Иске Дөреш авылы халкы өмә ясап мәчетне һәм зиратны җыештырды. Әлеге изге эштә 30дан артык кеше катнашты, дип хәбәр итә авылның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Галимҗанов.

Зиратны тәртипкә китерүдә Рәкыйп Хәмәтдинов җитәкчелегендәге бригада эшләде. Алар вак агачларны кистеләр, чүп-чарны җыйдылар. Гыйздулла Вәлиуллин оештыруында бер төркем картлар мәчетнең паласларын кактылар, Җәмига абыстай җитәкчелегендәге хатын-кызлар мәчет эчен җыештырып, юып чыктылар. Иман йорты чистарып, ямьләнеп калды.
Әле зиратта эшләр күп. Шуны истә тотып, киләсе атнаның якшәмбесендә дә искедөрешлеләрнең һәм читтә яшәүче авылдашларның өмәгә чыгуларын сорыйбыз, ди имам-хатыйб. Зират эченнән зур агачларны кисеп читкә чыгарасы бар. Моның өчен кран кебек куәтле техника кирәк. Техника белән ярдәм итә алган авылдашлар да өмәгә килсен иде, дип газета аша үтенечен җиткерә Әнвәр хәзрәт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X