Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Иштирәк авылында үткән спорт бәйрәмендә хезмәткә хөрмәт тәрбияләнде

Күптән түгел Иштирәк мәдәният йортында «Бүләк» совхозының элеккеге җитәкчесе Самат Закиров истәлегенә самбо көрәше буенча турнир узды. Бәйгедә 50дән артык егет һәм кыз көч сынашты. Командалар арасында беренче урынны Яр Чаллы шәһәренең «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр, икенче урынны иштирәклеләр, өченче урынны Түбән Каманың 2нче татар гимназиясе көрәшчеләре алды. Бәйгедә төп...

Күптән түгел Иштирәк мәдәният йортында «Бүләк» совхозының элеккеге җитәкчесе Самат Закиров истәлегенә самбо көрәше буенча турнир узды. Бәйгедә 50дән артык егет һәм кыз көч сынашты. Командалар арасында беренче урынны Яр Чаллы шәһәренең «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр, икенче урынны иштирәклеләр, өченче урынны Түбән Каманың 2нче татар гимназиясе көрәшчеләре алды.

Бәйгедә төп максат итеп спортка мәхәббәт тәрбияләү белән берлектә тирәлегебездәге кешеләрнең хәерле эшләренә, гомумән, авыл кешесенең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү куелды. Самат Закиров та күп гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, авылда яшьләрне тартуга, аларны төп нигезләрендә калдыруга күп көчен биргән кеше. Авылга юл салдырган, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, күпфатирлы йортлар төзеткән җитәкче ул. Бу мәдәни-спорт чарасына да аның белән бергә эшләгән Галимҗан Зарипов та килгән иде. Ул иштирәклеләр алдында үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук ул чорда район хуҗалыкларын җитәкләгән Тәлгать Гомәровка, Равил Мөбарәкшинга, Фоат Вилдановка хөрмәт сүзләре яңгырады әлеге кичәдә. Шулай итеп, спорт бәйрәме генә түгел, истәлекләрне барлау, өлкәннәрне хөрмәтләү чарасы да булды ул. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче кызлар бию коллективы кунакларга үзләренең матур чыгышларын да бүләк иттеләр, дип яза Иштирәктән Эльмира Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев