Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан тукайлыларны прививка ясатырга өндиләр

Татарстан, шул исәптән Тукай районы да 20 апрельдән 25 апрельгә кадәр Россия, Европа илләрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән оештырылучы Европа иммунизация атналыгында катнаша. Бу чараның максаты - иммунизация үтүче балалар һәм өлкәннәр санын арттыру; профилактика үткәрү нәтиҗәсендә киметеп булган йогышлы авырулар турында мәгьлүматне халыкка, җәмгыятькә, медицина хезмәткәрләренә җиткерү...

Татарстан, шул исәптән Тукай районы да 20 апрельдән 25 апрельгә кадәр Россия, Европа илләрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән оештырылучы Европа иммунизация атналыгында катнаша.

Бу чараның максаты - иммунизация үтүче балалар һәм өлкәннәр санын арттыру; профилактика үткәрү нәтиҗәсендә киметеп булган йогышлы авырулар турында мәгьлүматне халыкка, җәмгыятькә, медицина хезмәткәрләренә җиткерү ; авыруларны кисәтү, аларның санын , чирнең катлаулану , үлем очракларын киметү максатыннан прививка ясату әһәмияте турында халык, җәмгыять, медицина хезмәткәрләренең белемен арттыру. Иммунизация атнасының төп кагыйдәсе - "Иммунизация һәр кешенең гомере өчен һәмиятле".

Һәр елны дөньяда профилактика үткәрү нәтиҗәсендә булдырмаска мөмкин йогышлы авырулардан 5 яшькә кадәрле 1 миллион 400 мең сабый үлә. Авыручылар аеруча күп булган илләрдән йогышлы авырулар алып кайту мөмкинлеге арту да борчу тудыра.Прививка ясатып, иммунитетны сакламаган очракта, юкка чыгарылган йогышлы авырулар да яңадан кайтырга мөмкин.

Реклама

Татарстанда балалар һәм өлкәннәр арасында иммунизация үткәрү нәтиҗәсендә дифтерия, кызамык (корь)белән авыручылар саны прививка ясатыла башлаганчы чор белән чагыштырганда мең тапкырга кимеде, бума ютәл (коклюш )очрагы 300 тапкырга, кызылча (краснуха) 400 тапкырга кимеде.

Җил чәчәге(ветряная оспа), кеше папилломасы, Зонне дизентериясе, пневмококк һәм башка йогышлы авырулардан саклану өчен яңа төр вакциналар эшләп чыгарыла. Иммунопрофилактика өчен Россия законнарына туры килүче, үзебезнең һәм чит илдә эшләнгән, сертификация үткән медицина препаратлары кулланыла.

Балагыз яки үзегез вакциянация үткән очракта сез авыруның үзен генә түгел, катлаулану очракларын да булдырмау өчен чаралар күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X