21 март 2018 яңалыклары
-
Районыбызда һава торышы
Бүген 22нче март районыбызда көндез -3, төнлә -8 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 740мм тәшкил итәчәк. Җил төньяктан секундына 3-5м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:26минутта, кояш бата 17:46 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.
-
Лавров Россия тышкы эшләр министры вазифасыннан китәчәк дип фаразлыйлар
Чыганак сүзләренчә, Лавров отставкага киткән очракта, ул Россия Куркынычсызлык советында югары вазифада булачак. Лавров тышкы эшләр министры вазифасыннан китәргә тели, дип хәбәр итә RTVI телеканалы үз чыганакларына сылтама белән. "Аның күптән китәргә теләве беркем өчен дә сер түгел", - дип сөйләгән телеканал чыганагы. Лавров Президент сайлауларына кадәр Владимир Путин үтенече...
-
Лениногорскида тәүге тапкыр “Милләт гүзәле” бәйгесе булып узды
Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде. Лениногрск шәһәре Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты. Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш...
-
Ф.Мөхәммәтшин республиканың берничә районын волейболны актив үстермәгән өчен тәнкыйтьләде
Волейболны үстерү динамикасы булмаса, Мөхәммәтшин район башлыкларыннан спортның бу төре өчен җаваплы затларны эштән алуларын сораячак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин район сессияләрендә район башлыкларыннан волейболны үстерү өчен җаваплы затларны түбән эшчәнлекләре өчен эштән алуларын сорыйм, дип вәгъдә итте. Бу хакта ул федерациянең хисап җыелышында...
-
Илдар Хәкимов Элвин Грейның популярлыгы озак бармаячагын фаразлады
Элвин Грей һәм Илдар Хәкимовлар "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак чакырылган. Җырчы Илдар Хәкимов бүген журналистларга Элвин Грейның популярлык серен аңлатты һәм ул популярлыкның озак бармау мөмкинлеген әйтте. Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары...
-
Синоптиклар һава шартлары начарлану турында кисәтә
Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында кар көртләре булуы көтелә. 22 мартта Татарстанда төнлә һәм көндез көньяк-көнчыгыш районнарында кар көртләре булуы һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге хәбәр итә.
-
Аяк асты тайгак чак
► Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз. ► Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина...
-
Әгерҗедә чаңгы сезонын ябуга багышланган ярышта этләр дә узышты
Эстафета нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны 1нче гимназия, 2нче һәм 3нче мәктәпләр алды. Быел кышның озын булуына иң нык сөенүчеләр чаңгычылардыр, мөгаен. Март ахырына якынлашып килсә дә, "Орешник"тагы чаңгы юлына эзне суытмыйлар алар. Чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага да әгерҗелеләр генә түгел, күрше Кече Пурга районыннан да спорт сөючеләр килгән иде....
-
Чаллыда мөселман егетләре бил алышачак
Ә җиңүче командага ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә. Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алышу һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак. Ул 7 апрельдә "Витязь" спорткомплексында була. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар....
-
Нәүрүзне мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел
Бүген Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел - Нәүрүз билгеләп үтелә 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Бүген барлык төрки дөнья һәм Иран халыклары Нәүрүз (Нәүруз) бәйрәме билгеләп үтелә. Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз (көн) тамырларыннан тора. Нәүрүз - Көнчыгыш календаре буенча...
-
Суд приставларының Татарстандагы идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Плющий тоткарланган
Тикшерү вакытында суд тоткарланучының иреген чикләү чарасын билгели. Кичә көндез оператив хезмәткәрләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Плющий тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте. Бүген суд тикшерү вакытында тоткарланучыга карата иреген чикләү чарасын билгели.
-
Мөселман яшьләре татарча һәм кул көрәше буенча турнирга җыела
Турнирның иң олы бүләге хаҗга юллама булачак. 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә республиканың 19 шәһәр районыннан, Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән,...
-
Сарман юлындагы һәлакәттә алты кеше зыян күрде
16 март көнне кичке сәгать 8дә «Тойота Камри» автомобиле белән идарә итүче 29 яшьлек ир-ат, каршы юнәлештәге полосага чыгып, шулай ук рульдә 29 яшьлек ир-ат булган «Киа Спектра» машинасы белән бәрелешә. Беренче автомобильнең тизлеге дә югары була. Нәтиҗәдә ике йөртүче, «Киа Спектра» машинасындагы 34 һәм 35 яшьлек хатын-кызлар, 36 яшьлек...
-
Тизлек арттыру бер гаепсез кешенең үлеменә китерде
18 март көнне көндез Яр Чаллы - Борды юлында булган һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде. Фаҗига әлеге участокның 2нче километрында була. «Мазда» автомобилендә шәһәргә таба хәрәкәт итүче 23 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, каршы як полосага чыгып, «ВАЗ-21124» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, икенче автомобильнең йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат каты...
-
Биатлон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды
17 март көнне Яр Чаллы шәһәренең мәйдан территориясендә Советлар Союзы герое Кәлимулла Якуп улы Якупов истәлегенә биатлон буенча Тукай районы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда авыл җирлекләре мәктәпләреннән тугыз команда - барлыгы 36 спортчы катнашты.