Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗедә чаңгы сезонын ябуга багышланган ярышта этләр дә узышты

Эстафета нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны 1нче гимназия, 2нче һәм 3нче мәктәпләр алды. Быел кышның озын булуына иң нык сөенүчеләр чаңгычылардыр, мөгаен. Март ахырына якынлашып килсә дә, "Орешник"тагы чаңгы юлына эзне суытмыйлар алар. Чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага да әгерҗелеләр генә түгел, күрше Кече Пурга районыннан да спорт сөючеләр килгән иде....

Эстафета нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны 1нче гимназия, 2нче һәм 3нче мәктәпләр алды.

Быел кышның озын булуына иң нык сөенүчеләр чаңгычылардыр, мөгаен. Март ахырына якынлашып килсә дә, "Орешник"тагы чаңгы юлына эзне суытмыйлар алар. Чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага да әгерҗелеләр генә түгел, күрше Кече Пурга районыннан да спорт сөючеләр килгән иде.

Старт сызыгына иң беренче булып шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары басты. Алар эстафетада осталыкларын күрсәттеләр. Нәни спортчыларның абый-апалары алдында һич кенә дә сынатасылары килмәде. Һәркем җиңү яулау өчен тырышты. Бигрәк тә финишка җиткәндә ялгышмаска, егылмаска дигән максат куйдылар алар. Кечкенә генә ялгышлык аркасында җиңүнең кулдан ычкыначагын аңлыйлар шул чаңгычылар.

Эстафета нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны 1нче гимназия, 2нче һәм 3нче мәктәпләр алды. Беренче этап җиңүчесе булып Лев Семенов танылды.
Чаңгы ярышлары яшь категорияләре буенча уздырылды. 5-7 сыйныф укучыларын күзәтү аеруча мавыктыргыч булды. Кемдер таягын югалтса да, кайберәүләр күпкә артка калса да, егылучылар булса да, һәркайсының авырлыкларны теш кысып җиңүе сокландырды.

Яшүсмерләр арасында финиш сызыгын иң беренче булып Күләгәштән Константин Субаев кисеп чыкты. Кызлар арасында аның авылдашы Зинаида Николаевага да тиңнәр булмады.

- Районда чаңгы спортының елдан-ел популярлаша баруына сөенәбез. Алга таба күрсәткечләр тагын да яхшырыр дип өметләнәбез, - диде спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.

8-9 сыйныфлар стартка басканчы Сергей Шевяковның Удмуртия чемпионнары булган хаски токымлы этләре биш чакрымлы дистанцияне җилдән җитез узып күрсәттеләр. Әлеге гаҗәп манзараны күзәтү бик кызык булды. Спорт сөючеләр финишта этләрне сөенеп каршы алдылар, рәхмәт йөзеннән аларны яратып сыйпадылар.
Әлеге күңелле вакыйгадан соң урман буйлап сузылган чаңгы юлларын 8-9 сыйныф укучылары узды. Бимадан Наташа Петашева һәм Күләгәштән Саша Изергин старттан ук алга ыргылдылар һәм финишта да беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр.

Яшь спортчылар белән бергә бу көнне чаңгы юлларына баскан ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Людмила Тукмачева һәм Дмитрий Петровны бассейнга сертификат белән бүләкләделәр.

- Чаңгы спорты - сәламәтлек өчен иң файдалысы ул. Вакыт юклыкны сылтау итмәгез. Без киләчәк буынның көчле һәм сәламәт булуын телибез, - диде Людмила Михайловна.

Чаңгы сезоны ябылды... Әмма кышның әле безнең белән саубуллашасы килми. Шуңа күрә салкын матур көннәрдә рәхәтләнеп саф һавада чаңгыда җилдереп калырга ашыгыгыз, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев