Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Аяк асты тайгак чак

► Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз. ► Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина...

Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз.

Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина җилеме сылап, өстенә ком яки ике шомарткыч кәгазьне бер-берсенә ышку нәтиҗәсендә барлыкка килгән ончаны сибегез дә, икенче көнгә кадәр кибәргә калдырыгыз. Иртә белән аяк киеменең табаны үзе дә шомарткыч кәгазьгә охшап, кытыршы булып калыр.

Аяк киеменең үкчәсенә киез кисәге ябыштыра аласыз яки табанын бәрәңге белән ышкырга мөмкин. Әби-бабаларыбыз бозлавыкта шундый ысуллар кулланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев