21 март 2018 яңалыклары
-
Районда «Балкыш» фестиваленең концертлары узачак
«Балкыш» дип исемләнгән конкурс кысаларында 22 мартта 12.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда район балалар сәнгате фестиваленың гала-концерты узачак. 23 мартта 11.00 сәгатьтә Круглое Поле поселогында ветераннарның иҗат концерты үтә. 0+.
-
«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында җиңүчеләрне котладылар
16 мартта Казанда «Ел укытучысы» региональ этабы, Татарстан Республикасында узган «Ел тәрбиячесе» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгеләренең җиңүчеләрен котладылар. Безнең районнан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чакыруы буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Исаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Ямалтдинов, методист, «Ел укытучысы» бәйгесенең кураторы Әнисә...
-
Фаил Камаев сайлауда актив катнашканнары өчен тукайлыларга рәхмәтен белдерде
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев тукайлыларның РФ Президентын сайлауга бик җитди карауларын, участокларга бик актив килүләрен билгеләп үтте. Илнең киләчәген билгели торган сәяси вакыйгада актив катнашканнары өчен барлык райондашларга олы рәхмәтен белдерде.