17 март көнне Яр Чаллы шәһәренең мәйдан территориясендә Советлар Союзы герое Кәлимулла Якуп улы Якупов истәлегенә биатлон буенча Тукай районы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда авыл җирлекләре мәктәпләреннән тугыз команда - барлыгы 36 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Кызлар арасында
1 урын - Язилә Шәймәрданова, Түбән Суыксу,
2 урын - Азалия Шәрәпова, Яңа поселогы,
3 урын - Элиза Шәмсиева, Татарстан совхозы поселогы.
Хатын-кызлар арасында
1 урын - Гөлназ Мәүләвиева, Иске Абдул,
2 урын - Айгөл Нуретдинова, Яңа поселогы.
Егетләр арасында
1 урын - Раил Вәлиәхмәтов, Иштирәк,
2 урын - Азат Гәрәев, Яңа поселогы,
3 урын - Динар Сәләхов, Яңа поселогы,
Ир-атлар арасында
1 урын - Раил Минһаҗев, Иске Абдул,
2 урын - Зөлфәт Шәрифуллин, Яңа поселогы,
3 урын - Илсаф Мәүләвиев, Иске Абдул,
Команда урыннары:
Мәктәпләр арасында
1 урын - Яңа поселогы,
2 урын - Түбән Суыксу авылы,
3 урын - Кнәз авылы.
Авыл җирлекләре арасында:
1 урын - Иске Абдул,
2 урын - Әҗмәкәй.
Нет комментариев