Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лениногорскида тәүге тапкыр “Милләт гүзәле” бәйгесе булып узды

Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде. Лениногрск шәһәре Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты. Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш...

Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде.

Лениногрск шәһәре Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты.

Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ризыклар белән залда утыручылар да авыз итеп карады.

Кызларның һәрберсе чибәр, төз буй сынлы булуыннан тыш, бик талантлылар да икән. Алар матурр итеп җырлады, биеде, сәнгатьле итеп сөйләделәр дә. Гүзәлләр һәркайсы якты йолдыз булып сәхнә түрендә балкыдылар.

Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде, һәр сылуның башында таҗ балкыды, чәчәкләр, бүләкләр мулдан булды.

Залда татулык, тынычлык тантана итте. Бу бәйге тагын бер кат безнең шәһәрдә яшәүче милләт вәкилләренең үзара аңлашып һәм аралышып яшәүнең билгесе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев