27 июнь 2022 яңалыклары
-
Хезмәт хаклары арта
Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакына бәйле булса, 1 июльдән аның хезмәт хакы артачак. Хәзер минималь хезмәт хакы 15 279 сум тәшкил итә. Компанияләр законнарны үтәргә тиеш, шуңа күрә алар хезмәткәрләрнең эш хакын минималь хезмәт хакының яңа күләменә кадәр арттырачак.
-
Йолдызларга ышансаң
Астрологлар ышандыруынча, июльдә җиһан белән Венера планетасы энергиясе идарә итәчәк. Бу күпләргә авырлыкларны җиңел үтәргә булышачак. Ә йолдызнамәнең дүрт билгесе аеруча уңышка коенмакчы.
-
Корбан бәйрәме ял көне булачак
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
-
Беренче урынны алдылар
Бөгелмә шәһәрендә Рафаэль Асылгәрәев истәлегенә кикбоксинг буенча ярышлар узды. Анда Тукай районының яшь спортчылары катнашты.
-
Кыз баланы бәрдергән
Бәткедә исерек шофер велосипедта барган кызны бәрдерә. Баланы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. «Volvo» автомобиле руле артында исерек йөртүче тугыз яшьлек кызны таптапкан. Ул куркынычсыз тизлек сайламаган һәм металл торбалар белән ныгытылган бетон юл боҗрасына барып бәрелгән, аннары юл кырыенда велосипедта барган барган кызны бәрдергән.
-
Министр килде
“Балкыш” лагеренда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашу узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Сабиров, яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, лагерь директоры Әлфия Шәйдуллина катнашты.
-
Район башлыгы сугыш ветеранын котлады
Үткән якшәмбедә Новотроицкое авылында көн итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең җәмәгате белән берничә ел улы Рөстәм гаиләсендә тәрбияләнүче юбилярны котлау өчен, ветеран яшәгән йортка җирле үзидарә җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде. Алар Фәйзелхак Солтановичка бик күп җылы сүзләр әйттеләр, җырлы-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
-
Игелекле акция
Иштирәк мәктәп яны лагерында "Чиста яр" акциясе узды. Аның максаты- елгалар ярларын чүп-чардан арындыру, су буендагы җәмәгать ялы урыннарын чистарту, сулыкларның һәм аларның ярларының пычрану проблемасына игътибарны җәлеп итү, әйләнә-тирәлеккә, беренче чиратта яшьләр арасында сак карашны популярлаштыру иде.
-
Яшьләр көне күңелле узды
Тукай районында Яшьләр көне узды. Чара Бәтке авылында "Яшел Утрау" паркында узды. Чакырылган кунаклар-Казан шәһәреннән DJ Маzis, "Сафари" кавер-төркеме, шулай ук безнең район артистлары, шул исәптән Бәтке авыл мәдәният йортыннан шоу-программа белән "Айс" хореография коллективы чыгыш ясады. Чарада районның яшь, талантлы активистларын бүләкләделәр.