Кыз баланы бәрдергән
Бәткедә исерек шофер велосипедта барган кызны бәрдерә. Баланы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. «Volvo» автомобиле руле артында исерек йөртүче тугыз яшьлек кызны таптапкан. Ул куркынычсыз тизлек сайламаган һәм металл торбалар белән ныгытылган бетон юл боҗрасына барып бәрелгән, аннары юл кырыенда велосипедта барган барган кызны бәрдергән.
Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ябык баш мие ярасы, баш мие селкенү һәм төрле җәрәхәтләр алган кыз баланы Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылды, дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев