Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министр килде

“Балкыш” лагеренда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашу узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Сабиров, яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, лагерь директоры Әлфия Шәйдуллина катнашты.

Министр балалар, вожатыйлар белән аралашты, шулай ук җитәкчеләр белән ял шартлары, капиталь ремонт һәм төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышты. "Яхшы шартлар, әзерлекле персонал, бай программа-болар барысы да балаларга ял итәргә генә түгел, ә үзләрендә яңа талантлар, мәнфәгатьләр ачарга һәм хәтта яңа дуслар табарга ярдәм итәргә тиеш. Без бу сменаларның мөһимлеген аңлыйбыз һәм педагоглар, балалар, ата – аналар белән элемтәне игътибар үзәгендә тотабыз», - диде Тимур Җәүдәт улы.
/Рөстәм Зәкиев фтосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев