Яшьләр көне күңелле узды
Яңалыклар

Яшьләр көне күңелле узды

Тукай районында Яшьләр көне узды. Чара Бәтке авылында "Яшел Утрау"  паркында узды. Чакырылган кунаклар-Казан шәһәреннән DJ Маzis, "Сафари" кавер-төркеме, шулай ук безнең район артистлары, шул исәптән Бәтке авыл мәдәният йортыннан шоу-программа белән "Айс" хореография коллективы чыгыш ясады. Чарада районның яшь, талантлы активистларын бүләкләделәр.

Балалар өчен сабын куыклары тамашасы оештырылды, ә караңгы төшү белән  "Clyde" төркеме утлар белән бик матур тамаша оештырды.
/Рөстәм Зәкиев фотолары

 


Нет комментариев