Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызларга ышансаң

Астрологлар ышандыруынча, июльдә җиһан белән Венера планетасы энергиясе идарә итәчәк. Бу күпләргә авырлыкларны җиңел үтәргә булышачак. Ә йолдызнамәнең дүрт билгесе аеруча уңышка коенмакчы.

Үгезбозауга мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаячак. Икенче яртысын эзләүчеләргә тәвәккәл адым ясар вакыт җитте. Ә инде эзләгән кешеләрен тапканнарга сөйгәннәренә күбрәк вакыт бүләргә киңәш итә йолдызлар. Хисләрегез турында сөйләргә курыкмагыз, Үгезбозаулар!

Бизмәннең энергиясе таша, ул катлаулы мәсьәләләне дә җиңел чишәчәк. Башкаларга ярдәм итсә, уңыш икеләтә артып килер. Иң мөһиме — ярдәм йөрәк кшуы буенча эшләнсен. Венера плнетасы Бизмәнгә яшерен энергия чыганакларын ачачак, бу билгегә арымыйча, нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге туачак. Күптән хыялланган ниятләрне тормышка ашыру форсаты чыгачак.
Кәҗәмөгезнең дә эшкә сәләте артып китмәкче. Нәрсәгә тотынмасын, шул уңышлы килеп чыгачак. Уңышка юл ярганда ярты юлда тукталып калмаска гына кирәк. Бәхет артыннан юлга чыкканда үзең белән кыюлыкны алырга онытма, Кәҗәмөгез!
Балыкның иҗади мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә булачак. Аларны ул мәхәббәт өлкәсендә дә, эштә дә, шәхси тормышта да куллана алачак. Күңелле сюрпризлар да көтелә! Бу июльне алар озак онытмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев