Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы сугыш ветеранын котлады 

 Үткән якшәмбедә Новотроицкое авылында көн итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең җәмәгате белән берничә ел улы Рөстәм гаиләсендә тәрбияләнүче юбилярны котлау өчен, ветеран яшәгән йортка җирле үзидарә җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде. Алар Фәйзелхак Солтановичка бик күп җылы сүзләр әйттеләр, җырлы-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.  

Зур ихтирамга лаек, районыбызның күрке булган шәхесне бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде. Ул да ветеран белән бик җылы күреште, аның тормышы белән кызыксынды һәм исәнлек-саулык, балалары тәрбисендә озын гомер кичерүен, күңел көрлеге теләп, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. Аннары, мул итеп көйләнгән чәй табыны алдында бәйрәм күңелле аралашу белән тәмамланды.     
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев