Район башлыгы сугыш ветеранын котлады
Үткән якшәмбедә Новотроицкое авылында көн итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең җәмәгате белән берничә ел улы Рөстәм гаиләсендә тәрбияләнүче юбилярны котлау өчен, ветеран яшәгән йортка җирле үзидарә җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде. Алар Фәйзелхак Солтановичка бик күп җылы сүзләр әйттеләр, җырлы-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.