5 май 2022 яңалыклары
-
Сугыш җилендә үскән гөлләр
Берничә көннән илебез буйлап Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. Һәр шәһәр, авыл урамнарыннан парадлар узачак, кулларына сугышта һәлак булган солдатларның фотосурәтләрен тоткан кешеләр агымы үлемсез полк булып хәтер тасмасын яңартачак. Ә сугыш мәхшәрендә исән калып, туган якларына әйләнеп кайткан солдатларның бүген кайсы исән, кайсы сау икән?
-
Патриотик хисләр
Тукай районында “Георгий тасмасы” Бөтенроссия тасмасы акциясе дәвам итә.
-
Төз атуда ярыштылар
Чаллы ДОСАФында төз ату спорты буенча ярышлары үткәрелде. Анда Тукай районы командалары да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Агачлар утырттылар
Теләнче-Тамак авыл җирлегенә караган Останково авылында ылыслы агачлар утырту өмәсе булып узды. Авыл кешеләре аларны элеккеге алпавыт Останковлар яшәгән усадьба биләмәләренә утырттылар. Барысы 200 нарат һәм карагай үсентеләре утыртылды.
-
Рәхмәт әйтеп, сезгә баш иябез
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәр елдагыча районда яшәүче сугыш ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын, тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары үтә. Шул матур гадәтне дәвам итеп, бу чәршәмбедә район башлыгы Фаил Камаев, районның төрле оешма җитәкчеләре һәм урынбасарлар, авыл җирлеге башлыклары авылларга чыгып Җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез белән күреште, алар белән аралашып, ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләре язылган бәйрәм хатлары, республика һәм җирле җитәкчелек, «Единая Россия» сәяси партиясе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне таратты.
-
Безнекеләр сынатмый
"Энергетик" мәдәният сараенда халык уен коралларында уйнау буенча "Моңлы дөнья" Халыкара фестиваль конкурсының гала-концерты узды.
-
“Карга ботка”лары узды
Тукай районнарында милли традицияләрне, йолаларны онытмыйлар. Авылларда “Карга боткасы” бәйрәмнәре булып узды. Боерганда "Акчарлак" мәдәни ял үзәге хезмәткәрләре мәдәният йорты бакчасында учак ягып, өчәр- бишәр казан асып тәмле ботка пешерделәр. Тәмле ботканы пешерүче оста пешекчеләребез- Эльмира Ханнанова, Илүзә Гыйлметдинова, Рәфидә Фатыхова, Лилия Мингалиеваларга халык бик рәхмәтле булды.
-
Чернобылчылар очрашты
Чернобыль атом электростанциясендә фаҗигале вакыйгалардан соң 36 ел узган. Тукай районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге белән берлектә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр белән очрашу үткәрде.
-
Якташыбыз-икенче
Чистай шәһәрендә “Яшел ут-2022” республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Ул ике елга бер балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үткәрелә. Бәйгенең максаты балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
-
Кыр эшләре дәвам итә
Республикада, шул исәптән Тукай районында да чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез
Районыбыз авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, монументлар тирәләрен чистарталар, акшарлыйлар, ачгачлар утырталар.