Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт әйтеп, сезгә баш иябез

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәр елдагыча районда яшәүче сугыш ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын, тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары үтә. Шул матур гадәтне дәвам итеп, бу чәршәмбедә район башлыгы Фаил Камаев, районның төрле оешма җитәкчеләре һәм урынбасарлар, авыл җирлеге башлыклары авылларга чыгып Җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез белән күреште, алар белән аралашып, ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләре язылган бәйрәм хатлары, республика һәм җирле җитәкчелек, «Единая Россия» сәяси партиясе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне таратты.  

Тукай районы гомер-гомергә үзенең кешеләре белән дан тотты. Имин тормыштагы хезмәттә дә, дәһшәтле сугыш еллары вакытында яу кырларында да алар үзләрен батыр, тәвәккәл шәхес итеп күрсәтә белделәр. Районыбызның данлыклы Советлар Союзы геройлары Нурми Хәләф улы Шәрипов һәм Кәлимулла Якуп улы Якупов кына ни тора. Аларның кылган батырлыклары әле дә яшь буынның хәтерендә саклана һәм яши. 
 Бүгенге көндә районда яшәүче 7 сугыш ветераны, 49 сугыш ветераны толлары, 180 тыл ветеранарының да тормыш тарихлары гыйбрәтле. Алар да район өчен, авылдашлары өчен кадерле, зур хөрмәткә ия шәхесләр. Фронттамы, тылдагы авыр хезмәтме – аларның һәркайсы Бөек Җиңү көнен канын, маңгай тирен түгеп якынайткан, сугышның ачысын-төчесен, авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән. Шуңа күрә дә, бәйрәм алдыннан район һәм авыл җитәкчелегенең ветераннарның өйләренә барып, хәл белешүләре, бергә табын алдында дөнья хәлләре турында сөйләшүләре, алып килгән күчтәнәчләрдән дә кадерлерәк булгандыр. 
– Хәлләрең ничек, Шәүкәт абый? Авырмыйсыңмы, нинди ярдәм кирәк? –  дип, район башлыгы Фаил Мисабах улы Камаев иң беренче булып Калмашта гомер итүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов янына килеп керә. 
 Шәүкәт абый, олы яшьтә булуына кармастан, җитәкчене аек акыл, шаяртулы сүзләр белән каршы ала. Алар бергәләшеп бераз көн яңалыклары турында сөйләшеп алалар, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән Калмаш мәктәбе укучылары әзерләгән кечкенә генә концертны да карап үтәләр. Җитмәсә, укучы балалар арасында сугыш ветеранының ике оныкчыгы: 9 яшьлек Рүзәл һәм 11 яшьлек Дилфат Кашаповлар да бар иде. Алар фронтовик бабайлары турында бик җылы сүзләр әйттеләр: 
– Безнең Шәүкәт бабай авылыбызның иң өлкән яшьтәге ир-аты. Без аның белән горурланабыз, һәрвакыт хәлен белеп торырга, ярдәм итәргә тырышабыз. Ул безнең өчен батырлыкның үрнәге, иң якын кешебез, – диде алар. 
 Шәүкәт Әхмәтнәҗипов исә бүген дә сугышка китүе, солдатта булуы, күпме чакрым җир үтеп, ничек итеп дөньяны фашистлардан азат итүе турында бәйнә-бәйнә сөйли ала. Ара-тирә шаяртулы сүзләрен дә кыстырып куя. Шул арада, фронтка киткән чагында, башында йөргән уйлары белән дә уртаклаша:
– Сугышка киткәндә кире әйләнеп кайтмам, туганнарымны башка күрмәм дип уйлаган идем. Ә болай курку хисе юк иде. Сугыш икәнен аңлап, күңелем белән һәрнәрсәгә, шул исәптән, үлемгә дә әзер булып киттем. Бүгенге көндә бер теләк белән генә яшим: көннәребез тыныч-имин булсын, яшьләргә, балаларыбызга без күргән михнәтләрне кичерергә, күрергә язмасын, – ди, ветеран. 
 Яңа Байлар авылындагы сугыш ветераны Мәхмүтҗан Сабиров та район башлыгы килүен инде күптәннән көтә иде. Өстенә бәйрәм кәчтүмен киеп, күкрәгенә медальләрен таккан, башына түбәтәен салган ветеранның Фаил Мисбах улына әйтәсе сүзләре шактый иде. Шулай да, алар сугыш хәтирәләре турында түгел, ә чәчү, бәрәңге утырту, тормышны алга этәрүче шундый әйберләр турында сөйләштеләр. 
– Ветераннарны хөрмәтләп килүләре безнең, аның туганнары өчен бик күңелле. Аннары, алар үзләре дә моңа бик нык сөенәләр. Бик зур рәхмәт моның өчен, – дип, әтисе өчен Мәхмүтҗан абыйның кызы Әнисә Горяинова да куанычын яшерми.
 Гомумән, сугыш ветераны яшәгән кайсы гына йортка кермә, кунакларны күрү белән аларның йөзләре нурлана, иреннәренә елмаю тия. Иске Абдул авылында кызы тәрбиясендә яшәүче сугыш ветераны Ефрем Павлович Алчинов та Фаил Камаевны, аны зурлап килгән мәктәп укучыларын һәм авылдашларны күргәч, урыннынан кузгалырга итә, гәүдәсен хәрбиләрчә төз тотарга тырыша. Шул ук мәлдә уйчан булган йөзендә елмаюы да барлыкка килә.  
– Ефрем Павлович, урамга чыгып йөрисеңдер бит? Җиңү бәйрәменә көн матур булырга тиеш, теләсәң, һәйкәл янына бәйрәм концертына килергә ярдәм итәрләр, син әйт кенә, – дип Фаил Мисбах улы ветеранга җылы мөнәсәбәтен күрсәтә. 
 Круглое Поле поселогында гомер итүче, бала чакта концентрацион лагерь тоткыны булган Ольга Левицкая, Новотроицкое авылында көн итүче сугыш ветераны Фәйзелхак Миңнегалиев, Иске Абдулдан ветеран Рәфкать Нуриевның өйләрендә дә бу көнне күңел кылларын тибрәтүче шундый мохит хөкем сөрде. Һәм районыбызның җиде бөртеге генә булган сугыш ветераннары өчен бу аралашу, җылы мөнәсәбәт бик тансык, бик кирәк икәнлеге ачык күренә иде. 
 Һәм, якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, аларның һәркайсына исәнлек-саулык, якыннары тәрбиясендә кайгыртулы картлык, күңел күтәренкелеге телибез, батырлыкларыгыз, тыныч күк йөзебез өчен бик зур рәхмәт сезгә.      

Вставка 1: Бала чакта концентрацион лагерь тоткыны булган  Ольга Левицкаяның кулларында район башлыгы бүләк иткән чәчәкләр бәйләме. «Сугыш афәтен күреп, шул утта янган кешеләр саны елдан-ел кими. Районда без әз калдык инде,» – ди ул. 
Вставка 2: 95 яшьлек сугыш ветераны Мәхмүтҗан Сабиров җурналистларның сорауларына җавап бирә алмаса да,  район башлыгы Фаил Мисбаховичны күргәч тә ничектер үсенеп китә. Ул аңа газета укырга яратуы турында да сөйли, үзен борчыган сорауларны да бирә.  

  
Алсу Тимерханова
/Рөстәм Зәкиев фотолары

   
 
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев