Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш җилендә үскән гөлләр

Берничә көннән илебез буйлап Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. Һәр шәһәр, авыл урамнарыннан парадлар узачак, кулларына сугышта һәлак булган солдатларның фотосурәтләрен тоткан кешеләр агымы үлемсез полк булып хәтер тасмасын яңартачак.    Ә сугыш мәхшәрендә исән калып,  туган якларына әйләнеп кайткан  солдатларның бүген кайсы исән, кайсы сау икән? 

Сугыш башланганда 7-8 яшьлек бала булган, тылда авыр эш башкарган кешеләр дә иде бүген 90 яшен куып килүче әби-бабайлар. Ул өлкәннәребезнең дә рәтләре көннән-көн сирәгәя бара. Шулай да,  районыбызда сугыш михнәтен, бар нужасын күргән, бу хакта сөйли алырдай ветераннарыбыз бар әле.  Биклән авылында яшәүче тыл ветераннары Тәгъзимә  Миңнебаева белән Алмаз Гәрәев шундыйлардан. 
 Бер-берсеннән күрше урамнарда гына торучы  Тәгъзимә апа белән Алмаз абыйның сугыш чоры турындагы һәм сугыштан соң вакытта ничек яшәгәннәре, эшләгәннәре турындагы хәтирәләрен тыңласаң, ирексездән күзләргә яшь килә. Шуның кадәр йөрәк ачысы, сабый чакта туган күңел үпкәсе, сагыш саркып тора ул хәтирәләрдән! Хәер, бу хакта үзләре сөйләсен әле.
− Сугыш башланганда миңа 8 яшь тулып кына киткән булган. Әтием Мөхәммәтшәех хәрби комисариаттан кәгазь килү белән фронтка китте, ә мин әнием Фәрбидәгә ияреп эшкә йөри, кул арасына керә башладым. Нинди эш бар иде, барысына да эшләдек, балакаем. Көтү дә көттем, кышын урманга барып, билгә тикле җиткән кар көртләрен ерып, урманга да йөрдем, юкәдән чабаталар да үрергә туры килде. Нишлисең инде, вакыты шундый иде, − дип искә ала ул ерак елларны Тәгъзимә Миңнебаева. 
 Тумышы белән Тәгъзимә апа Зәй районының Мәлем авылында дөньяга килә. Унике яше тулгач ул әти-әнисе белән Биклән авылына күчеп килә. 
− Бикләндә әти-әнинең дуслары яши иде, алар безне күченеп килергә үгетләде дә инде. Аннары, Мәлемдә башлангыч мәктәп кенә бар иде. Шуңа, Бикләнгә күчеп килүнең икенче сәбәбе мәктәптә укуны дәвам итү булды, − дип сүзен дәвам итте тыл ветераны.     
 Ләкин гыйлем серләренә төшенергә туры килми Тәгъзимә апага. Ул әнисе Фәрбидә белән кырга эшкә йөри, бер ай үгез, икенче айда сарык көтүләрен урман буенда көтеп, гаиләне туендырырга ярдәм итә.  
−  Ул вакытта эш планын үтәгәндә хезмәт хакы итеп он, башка шундый ризык бирәләр иде. Әнигә җиңелрәк булсын дип, эшкә аның белән тагылып йөрдем, шуңа да белем алырга мөмкинлеге, вакыты да калмады, кызым. Шулай, 12 яшемнән Бикләндә яшәп, гел эштә булдым. Барлыгы 45 еллык хезмәт юлын уздым, балакаларым, − дип искә ала ветеран. 
Тәгъзимә Миңнебаева сугыш елларында үткән балачагын искә алырга бик яратмый. Күбрәк сугыштан соң еллар, башка чыгуы турында теләбрәк, ачылып сөйли. Аның тавышында сугышка карата үпкәсе сизелә. Аеруча ул сугыш вакытында тиешенә белем алмавына үртәлә, шул чор балаларының бер дә рәхәт күрмәвен, сугыштан соң елларда да аларның иңнәренә күп авырлыклар төшүен билгеләп үтә. 
− Үземнең бер генә дә рәхәт яшәвемне хәтерләмим. Авыр эш, тормыш мәшәкатьләре һәм вакытында белем алмавым киләчәк тормышта шактый кыенлыклар тудырды. Минем баштан үткәннәр, гомеремнең һәр елы турында аерым китап язарга булыр иде. Ләкин, без кичергәнне берәүгә дә кичерергә язмасын, дөньялар тыныч-имин, балаларыбыз исән-сау булсыннар иде, − Тәгъзимә Миңнебаеваның бар теләге шул. 
 Тыл ветераны Алмаз Гәрәев та аның сүзләре белән килешә. Сугыш елларында аңа да үз яшьтәшләре белән авыр эшкә җигелергә, гыйлем туплау турында онытып торырга туры килә. 
− Үз ишләрем белән миңа да эшкә йөрергә, авыр хезмәтне башкарырга туры килде. Сугыш башланган елның көзендә миңа 12 яшь  тулырга тиеш иде. Башка үсмер малалайлар белән без нигездә көтү көттек, колхоз үгезләрен карадык. Көне-төне көттек алларны, язын төнгә кунарга да туры килгәли иде. Безгә бер иске телогрейка биреп җибәрәләр иде. Шул телогрейканы өстеңә киясеңме, ябынып ятасыңмы, баш астына саласыңмы – беркемне борчымый иде, − дип сөйли Алмаз абый башыннан үткәннәр турында. – Менә шул сугыш килеп чыгып, олысына, кечесенә дә бер дәрәҗәдә эшләргә туры килгәнгә, безнең буынга уку турында онытырга туры килде. Ә сугыш тәмамланып, дөньялар тынычлангач, менә шул укымаганлык безнең киләчәгебезгә нык аяк чалды. Сугыш вакытында да рәхәт күреп үсмәдек, аннары да, авырга туры килде, − диде ул. 
 Мал көтүдән башка, Алмаз абый сугыш елларында үгез җигеп көлтә, ә төннәрен машина двигателен эшләтер өчен су ташый торган булган. Шундый хезмәттә булып, ул нибары ике сыйныф белемле булып калган.
 Аннары, сугыш тәмамланганнан соң, 1949-1952 елларда Алмаз Гәрәев армия сафларына алына. Ул үз авылыннан тагын өч егет белән Украинага хезмәт итәргә җибәрелә. 
− Армия хезмәтендә дә рәхәт күрмәдем мин. Мин генә түгел, минем белән бергә хезмәт иткән башка егетләр дә. Ашау ягы бигрәк авыр иде. Күп чакта безгә кортлы ризык ашатаүканнары да булды. Исең китәрлек, ләкин шулай иде. Мин 3 ел хезмәт итеп, кайтып киткәч кенә, гади солдат кыяфәтенә кереп, югары чинлы бер хәрби тикшерү белән килгән булган, андагы ашатуны тәртипкә салып киткән дип ишеттем, − дип күз яшьләре белән искә ала ул вакытларны Алмаз абый. 
 Аннары армия хезмәте вакытында Алмаз Гәрәевкә сугыш булган җирдә миналар да, Степан Бандерага ияреп, явызлыклр эшләп йөрүчеләрне дә эзләргә туры килгән.
 Армиядән кайткач та егет тик утырмый, шунда ук эшкә керә. Күп вакытны Алмаз абый машинада уздыра, шофер булып йөри. Хәзер дә, 92 яшьлек тыл ветераны шәхси машинасына утырып кирәк җиргә үзе бара, туганнарын да утыртып йөртә. 
− Көзен миңа Алла теләсә 93 яшь тула. Балаларым, оныкларым шөкер, хәлемне белеп, ярдәм итеп кенә торалар. Ул яктан мин бәхетле кеше. Ләкин сугыш вакытында һәм аннары күргәннәремне мәңге онытасым юк. Шуңа күрә дә, яшь буынның ул авырлыкларны кичермәүләрен теләр идем. Илебездә тынычлык булсын, сугыш михнәтләре күрергә язмасын, − диде ул хушлашкан чакта. 
 Сугышта катнашкан һәм тылда аның авырлыкларын күрүчеләр сугыш еллары турында сөйләргә яратмыйлар.  Шактый вакыт узса да, аларның күңел яралары әле дә төзәлмәгән, үпкәләр онытылмаган. Аларның һәммәсенә дә күңел тынычлыгы, картлык көннәрендә якыннары тәрбиясендә яшәүләрен телисе килә.

Алсу Тимерханова 
Автор фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев